Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Күз тию – хак”, – дип әйткән.
Күз тигән кешегә “Каләм” сүрәсенең 51-52нче аятьләрен укырга була. Әгәр дә күз тигән кеше Коръәнне үзе укый белсә, ул үзенә үзе укый ала. Әгәр дә укый белмәсә, мәчет имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.
“Вә иййәкәәдүл-ләз̣иинә кәфәруу ләйүзликуунәкә би-әбсаариһим лләммәә сәмигуз̣-з̣икра вә йәкуулүүнә иннәһү ләмәҗнүүн. Вә мәә һүә илләә з̣икрүл-лил-гааләмиин”.
Тәрҗемәсе: “Һичшиксез, кяферләр зикерне ишеткән вакытларында күзләре белән сине (урыныңнан) тайдырырга әзерләр, һәм алар (Коръәндә булган гыйлемнәрне аңламаганнары өчен, синең хакта бер карарга килә алмыйча): “Һичшиксез, ул бит – тиле кеше!” – дип әйтәләр. Хәлбуки, ул (Коръән) – бөтен галәмнәр өчен (Аллаһы Тәгаләдән) бер үгет”.
Фото: pixabay.com.