+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
13 Май 2021, 07:05

Изгелек җирдә ятмас!

Иске Мошты авылында яшәүче Илдар Шәймурзин ике мәчет төзегән: Иске Каенлык һәм Иске Янъегет авылларында барган төзелешләрдә актив катнаша ул.

Иске Мошты авылында яшәүче Илдар Шәймурзин ике мәчет төзегән: Иске Каенлык һәм Иске Янъегет авылларында барган төзелешләрдә актив катнаша ул.
Илдар Шәймурзин 1958 елда Иске Мошты авылында туа. Шушы авылда мәктәп тәмамлый һәм яңа төзелеп килүче Нефтекама шәһәрендә төзелешкә эшкә урнша. Ул вакытта аңа 18 яшь тә тулмаган була әле. Авылдан килгән тырыш егетне тиз шәйләп алалар, укырга, белемен үстерергә тәкъдим итәләр. Илдар, алар сүзенә колак салып, 18 яше тулгач, Бораулау эшләре идарәсенә эшкә керә һәм кичләрен бораулаучы ярдәмчесе һөнәрен үзләштерә. Ул вакытта армия сафларына алыныр вакыт та килеп җитә, егет зур горурлык белән шинель кия һәм инженер гаскәрләрендә хезмәт итә. Хезмәтен тутырып кайткач, ул төзелештә эшен дәвам итә. Шул елда туган авылы Иске Моштыда мәктәп төзелә башлый, төзелешкә кешеләр җитешми. Илдар, күп тә уйламыйча, туган авылына кайтып, төзелешкә урнаша һәм мәктәп төзелеп беткәнче беркая да китми. Йөз терәү белән терәлгән иске агач мәктәп урынына зур таш мәктәп үсеп чыга, авыл халкының шатлыгы зур була. Үз эшеннән канәгать калган Илдар бераз читтә эшләп йөри дә, абыйлары яшәгән Ташкент шәһәренә чыгып китә. Матур гына эшләп йөргәндә Үзбәкстанда тәртипсезлекләр башлана, безнең милләттәшләр күпләп кайтып китә башлый. Илдар биредә Неля исемле кыз белән танышкан була. Кадерле кешесен биредә калдырып китәсе килми аның.
— Мин ул вакытта ресторанда эшли идем. Андый җирдә бигрәк тә сугышны, тавышны күп күрәсең. Читтән килгәннәрне урындагы халык ачыктан-ачык куа башлады. Илдар мине Башкортстанга кайтырга чакыргач, тәкъдимен кире какмадым. Минем әтием — үзбәк, әнием — Чиләбе татары. Кул сузар ара гына, шуңа да бу якларны минем дә туган ягым, дисәк була. Мин Илдар белән Башкортстанга кайтырга карар кылгач, каршы килүче булмады, шулай итеп, мин үзем туып-үскән Ташкентымны калдырып, бирегә кайтып төштем, — дип елмая Неля Шәмсетдин кызы. Шулай итеп, гаилә Иске Моштыга кайтып төпләнә. Илдар нефть идарәсенә, ә Неля пекарняга эшкә урнаша, яңа йорт салып керәләр. Кулы алтын Илдарны кайда да хөрмәт итәләр. Эшеннән киткәч, ул йортлар сала башлый, агачтан да, таштан да, җиренә җиткереп, коеп куя. Шуңа да Иске Каенлык авылында мәчет салганда да, Иске Янъегет авылында иман йортын күтәргәндә дә Илдарны чакыралар. Бу объектларда бигрәк тә күңел биреп эшли ул, тиз арада үзенә йөкләтелгән эшләрне башкарып чыга.
— Ничә йорт салганыгызны исәпләгәнегез бармы? — дип сорыйм мин остадан.
— Юк, төгәл генә әйтә алмыйм. Утыздан артты инде, — дип елмая Илдар.
— Мин Илдарның шулкадәр намуслы булуына шаклар катам. Ул гомер буе кешенең бер кадагына да тимәде. Кызыкмады. Кешенеке кирәкми, дигән фикер белән яшәде. Мин аның шундый гадел, чиста күңелле булуы белән горурланам, — ди хатыны Неля. Ул үзе дә искиткеч ачык йөзле, киң күңелле, йорт тутырып гөлләр үстерә, җәен бакча карый.
Менә шулай матур итеп тормыш көтә алар. Мәчет салуда бер кадак каккан кеше дә саваплы булыр, диләр. Алтын куллы, тырыш, кешелекле һәм кечелекле Илдар Гыйльфан улының да яхшылыгы үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын!
Гөлнара Гыйлемханова, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.
Читайте нас