Бүген зур бәйрәм – Ураза гаете. Кырмыскалы районы мәчетләрендә дә Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә гает намазы укылды, бәйрәм табыннары корылды.
Шәйморатов авылындагы мәчеткә дә халык иртән иртүк агылды. Имам-хатиб Әфкать хәзрәт Нигъмәтуллин исә Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсенә әзерләнү һәм кунакларны каршы алу өчен мәчеткә иртәнге сәгать дүрттә үк торып килгән.
Бу көнне мәчеткә җыелучыларны район хакимияте вәкиле Айдар Филарет улы Бакиров, Шәйморатов авыл биләмәсе башлыгы Илвир Мидхәт улы Моратшин да тәбрик итеп, изге теләкләрен җиткерделәр.
Күрше Илтирәк авылыннан килгән Әүхәдиевлар гаиләсен дә биредә ихлас кабул иттеләр. Рәмил хаҗи Илтирәк авылында мәчет төзетеп, шунда имамлык итә. Әлеге вакытта дин йортын рәсмиләштерү эшләре бара. Ә менә аның улы – 7 яшьлек Динисламга сокланмаган кеше калмагандыр. Коръән сурәләрен яттан укып, ул бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
Әфкать хәзрәтнең вәгазеннән соң, җыелышып намазга бастылар. Шулай ук чара барышында агымдагы елда вафат булган авылдашларын искә алып, аларның рухларына багышлап дога кылдылар.
Аннары бәйрәм сый-нигъмәтләр тулы табын артында дәвам итте. Әфкать хәзрәт билгеләвенчә, быел бәйрәмне үткәрүдә әллә ни авырлыклар булмаган – элек-электән иман йортына ярдәм итүчеләр бу юлы да читтә калмаган. Шулай, бәйрәм табыны коруда “Шәйморат” фермер хуҗалыгы (җитәкчесе Артур Нургалиев), район куланучылар җәмгыяте (җитәкчесе Рәвис Хаҗиев), эшкуар Олег Васильев, икмәк комбинаты директоры Альфира Богданова ярдәм күрсәткән. Мәчеткә җыелучыларның һәммәсе үзләре белән алып килгән күчтәнәчләр: бавырсак, бәлеш, коймак – табын күрке булды. Авылның уңган хатын-кызлары Зифа Мөкъминова, Резида Бакирова, Миләүшә Габбасова, Гөлчәчәк Кадаева, Эльвира Кадаева китерелгән ризыклардан күркәм табын кордылар, ә Әлфия Хәйретдинова үз йортында тәмле аш пешереп, кунакларны сыйлады.
Бу юлы мәчеттә яшьләр, мәктәп укучылары да байтак иде. Алар да өлкәннәргә ияреп, чараның барлык шартларын үтәде. Бәйрәм бик күркәм үтте, җыелучылар киләсе елда да Ураза гаетендә исән-имин булып очрашырга насыйп итсен, дигән теләктә шат күңел белән таралышты.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.