+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
13 Мая 2021, 07:00

Әссәламегаләйкем, Шаһгали бабай!

Кеше хәтере упкындыр. Шул упкыннан кайвакыт онытылган дип уйлаган хәлләр дә килеп чыга. Туган авылым Күгәрчендә (Күгәрчен районы) берничә ел элек бәләкәй генә иске мәчет янында зур, яңасы үсеп чыкты. Аны минем сыйныфташым Равил Гомәров үз акчасына төзетте. Авылыбызда күп еллар шәфкатъ туташы булып эшләгән, авылдашларының чиксез хөрмәтен яулаган әнисе истәлегенә “Шәфига мәчете” дип атады. Мәчетне ачу тантанасында кайбер балачак хатирәләре өермә уйнатып алды.Без укыган чакта бу урында мәктәп иде. Аның янәшәсендә укытучылар йорты. Менә шул йортта, ягъни хәзерге мәчет ихатасында, туган бала мин. Миңа дүрт яшь тулганчы без шунда яшәдек, соңыннан бу йортта мәктәп китапханәсе булды. Безнең әти ул чакта мәктәп директоры иде.

Кеше хәтере упкындыр. Шул упкыннан кайвакыт онытылган дип уйлаган хәлләр дә килеп чыга. Туган авылым Күгәрчендә (Күгәрчен районы) берничә ел элек бәләкәй генә иске мәчет янында зур, яңасы үсеп чыкты. Аны минем сыйныфташым Равил Гомәров үз акчасына төзетте. Авылыбызда күп еллар шәфкатъ туташы булып эшләгән, авылдашларының чиксез хөрмәтен яулаган әнисе истәлегенә “Шәфига мәчете” дип атады. Мәчетне ачу тантанасында кайбер балачак хатирәләре өермә уйнатып алды.

Без укыган чакта бу урында мәктәп иде. Аның янәшәсендә укытучылар йорты. Менә шул йортта, ягъни хәзерге мәчет ихатасында, туган бала мин. Миңа дүрт яшь тулганчы без шунда яшәдек, соңыннан бу йортта мәктәп китапханәсе булды. Безнең әти ул чакта мәктәп директоры иде. Сыйныфташым Равил Рәфгать улы төзеткән яңа мәчет урынында, нәкъ шул нигездә, мәктәпнең тагын бер йорты, һәм анда мәктәп конюхы Шаһгали бабай карчыгы белән яши иде. Конюх дигәч тә, укытучыларга печәндер, утындыр китергәндә җигелә торган үгезләрне карады ул башта, атлар ул чакта юк иде әле, машина да хыялда гына. Җәйнең матур бер көне истә калган. Шаһгали бабай, үзенең сакалы шикелле үк озын, шул ук төстәге юкәдән аркан ишә. Мин кызыксынып карап торам. Бабай эшен бетереп килгәндә генә, карчыгы чыгып, чәй эчәргә чакырды. Бабай: “Әйдә, улым”, – диде дә, без өйгә кердек. Өйдә салкынча, рәхәт. Идәндә табын әзерләнгән, самавыр гөжләп утыра. Аякларны бөкләп утырыштык. Шаһгали бабай, үзалдына пышылдап кына, нәрсәдер укый. “Илләр имин булсын”, дигән сүзләре ишетелеп кала. Мин “имин” сүзенең нәрсә икәнен дә, башка сүзләрне дә аңламыйм әле, шулай да сәерсенеп тыңлап утырам. Мин – кадерле кунак, минем алда шакмаклы шикәр, кәнфит...

Монысы инде минем олырак сыйныфта укып йөргән чагым. Урам буйлап Шаһгали бабай килә. Ак сакалы җилдә җилферди, озын итәкле киндер күлмәге билбау белән кысып буылган, кулында озын таяк. Таягын җиргә нык-нык терәп атлый. “Әссәла­мүгаләйкем!” – дип сәлам бирмәсәң, шул таягы белән башыңа суга икән, ди иде малайлар һәм аны урабрак узалар иде. Кемнәргәдер эләккән, күрәсең, миңа эләккәне юк әле.

Менә бабай урам буйлап миңа каршы килә. Әти — коммунист, мин — комсомол, “Әссәламегаләйкем”нәргә өйрәтелмәгән. Ләкин бабай бит безгә туган тиеш кеше, аның күңелен кырасы да килми. Әллә әйтим микән ул теләгәнчә? Менә инде арабыз якын ук калды, инде сәлам бирергә дә вакыт. Шулчак минем телем, көр тавыш белән: “Исәнме, Шаһгали бабай!” – ди...

Сәламемне алу кая, күтәрелеп тә карамады бабай. Ничек маңгае белән һаваны ярып барган булса, шулай узды да китте янымнан. Әйтерсең юл буенда чебен безелдәп калды. Мин барган җиремнән туктадым да аңа таба борылып каттым да калдым. Шул чактагы оялуым, шул вакыттагы гарьләнүем! Ник шулчак аяк астымда җир убылмады?..

Таягы белән сукмады инде, ярар, жәлләгәндер. Җавап та кайтармады, монысы да аңлашыла. Һичьюгы миңа ачулы караш ташласа ни була иде шунда?.. Шушы истәлек, һаман онытылмыйча, күңелемне тырнап тора... Шаһгали бабай! Әгәр дә синең хәзерге дөньяң белән бу дөнья арасында берәр бәйләнеш, акыл җитмәстәй берәр юллар булса, алдыңа тезләнеп баш иям. Әссәламегаләйкем, Шаһгали бабай! Синең белән исәнләшә дә белмәгән теге маңка малайны гафу ит, зинһар.

***

Шаһгали бабайның бездә утырулары истә. Бервакыт шулай чәйдән соң әтием белән мендәргә таянганнар да, сөйләшеп яталар. Нәрсәдәндер сүз чыгып, әти әйтә: “Егерме елдан коммунизм булачак инде бездә”. Шаһгали бабай, аңа карап хәйләкәр генә елмаеп, әйтеп куйды: “Елларга иминлек килсен, диген, ил башында торучылар уйлап эш итсен, – ди. – Менә, безнең күз алдында гына да нинди үзгәрешләр булып тора бит. Элекке дыңгыр-дыңгыр арбалар бетте, кайда гына барсаң да машина... Тынычлык булсын да исәнлек-саулык булсын, коммунизм булыр. Уйлап карасаң, ниләр генә булып үтмәде безнең гомердә”.

Дөрес әйткән бит бабай, коммунизм да булып үтте. Коммунист әтиебез дә, бөтен үзгәрешләргә ак сакалы артыннан елмаеп кына караучы Шаһгали бабай да гүр ияләре инде. Ә аларның ил язмышын кайгыртып сөйләшеп утырулары әле дә күз алдымда. Шаһгали бабай иманына кайтып килүебез. Яңа мәчет нәкъ ул яшәгән йорт нигезенә салынды бит.

Марс ЯҺУДИН, Русия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы.

Чаллы шәһәре.

Читайте нас