Бүген Дүртөйледә зур бәйрәм: районның үзәк мәчете "Мирас"ның үз эшчәнлеген башлауга төгәл 25 ел! Бу уңайдан зур тантана оештырылды. Анда Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Җыелган халыкны Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов ихлас сәламләде, "Мирас" мәчетенең район тормышында зур роль уйнавын, аның имам-хатыйбларының үсеп килүче буынны иманлы шәхесләр итеп тәрбияләү яссылыгында армый-талмый эшләвен ассызыклады. Риф Сәгъдәтулла улы Рамил Рафаэль улы Исәнбердинга "Дүртөйле районы алдындагы хезмәтләре өчен" дигән мактаулы билге тапшырды.
- Моннан чирек гасыр элек 18 май көнне "Мирас"ыбызга нигез салган идек, - диде үзенең чыгышында Дүртөйле мәхәлләсе имам-ахуны Рамил Исәнбердин. - Бу истәлекле вакыйга 1991 елда булган иде. Биш ел үтүгә Дүртөйленең нәкъ уртасында, бөтен тирә-якны нурга күмеп, мәһабәт Аллаһ йорты калкты. Аңа “Мирас” дип исем бирдек, тантаналы рәвештә ачтык. Шул вакыттан бирле мәчетебез халкыбызга иман нуры таратып эшли, биредә ел саен 100-дән артык кеше дин тәгълиматын өйрәнә.
Рамил Исәнбердин өч дистә елдан артык намус белән дингә, халыкка хезмәт итә. Дүртөйле шәһәрен бизәп, балкып утыручы “Мирас” мәчете нәкъ менә аның җитәкчелеге астында төзелгән. "Мәчетебез төзелешенә районның барлык оешма һәм предприятиеләре зур өлеш кертте. Изге эштә катнашкан һәркемгә чиксез рәхмәтлебез!" - дип билгеләде ул.
Русиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин "Мирас" һәм Рамил хаҗи Исәнбердинның эшчәнлегенә югары бәя бирде, истәлекле бүләкләр тапшырды, тирән эчтәлекле вәгазь белән чыгыш ясады.
"Мирас"ның 25 еллыгына багышланган тантана хакында тулы репортаж белән "Кызыл таң"ның киләсе саннарының берсендә танышырсыз.
Фото: Миләүшә Латыйпова.