Аллаһы Тәгалә белән ныклы элемтәдә булу (мондый элемтә барлыкка килсен өчен, әлбәттә, биш вакыт намазның тәртиптә булуы, ягъни вакытында укылып баруы шарт).
Тормыштагы һәрбер хәлне Аллаһы Тәгаләнең сиңа хаслап эшләгән бөек, хикмәтле Тәкъдире булуын онытмаска.
Һәр ниятне Аллаһка тәвәккәлләп тормышка ашырырга, һәрбер эшне Аллаһка тапшырып башкарырга.
Нинди дә булса авырлык килгәндә, иң элек гөнаһ-хаталарың өчен Аллаһтан гафу үтенеп тәүбә итәргә, соңыннан ярдәм сорап дога кылырга.
Башкалар белән аралашканда: үзеңне өстен тоеп, тәкәбберләнмәскә, мактанмаска, “мин” сүзен кулланмаска; сөйләшкәндә – гаепләмәскә; кешене бүлдермичә тыңларга; бәхәсләшмичә җавап бирергә; шелтә белдермичә гафу итәргә; юл куйганда нәрсәгә дә булса дәгъва белдермәскә; нәрсәдер биргәндә – кызганып бирмәскә; ышаныч белдергәндә – шикләнмәскә; нәрсәдер вәгъдә итсәң – онытмаска.
Тормышыңдагы һәр көн өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәргә, сәламәтлегең, иминлегең, йортың, якыннарың, ризыгың һәм башка бик күп нигъмәтләр өчен Раббыңа ихлас рәхмәтле булырга.
Изге-игелекле гамәлләрне күбрәк эшләргә.
Һәрвакыт үз-үзең булып калырга, башкаларга үзеңне чынбарлыктагыдан яхшырак, матуррак, “ялтыравыклырак” итеп күрсәтергә тырышмаска.
Мөмкин кадәр ешрак Коръән укырга, аятьләрнең мәгънәләре турында уйланырга.
“Гыйбадәт мәсьәләсендә үзеңнән югарырак булганнарга, дөнья эшләрендә үзеңнән түбәнрәк булганнарга кара” – дигән хәдис-шәрифне һәрдаим истә тотарга кирәк, дип яза “Ислам нуры”.
Фото: pixabay.com.