Ислам динендә “ипотекадан котылу өчен” укыла торган дога юк. Чөнки ипотека, кредит - хәзерге чор күренеше, ә менә бурычтан котылу өчен укыла торган дога бар.
Бер вакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәчетенә кергәч, боегып утыручы сәхабәсен күргән. Расүлебез аннан: “Әле намаз вакыты түгел. Син монда нишлисең?” – дип сораган. Сәхабә: “Мин - кайгыда һәм борчылуда, мине бурычлар биләп алды һәм аларны түләрлек акчам юк”, – дигән, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.
Расүлебез: “Сиңа сине йөкләрдән азат итә торган дога өйрәтимме?” – дип сораган һәм шушы доганы укыган: “Аллаһуммә инии әгууз̣у бикә минәл-һәмми вәл-хәзәни вә әгууз̣у бикә вәл-гаҗзи вәл-кәсәли вә әгууз̣у бикә минәл-бүхли вәл-җүбни, вә әгууз̣у бикә мин галәбәтид-дәйни вә каһрир-риҗәәл”. (Тәрҗемәсе: “Йә Аллаһым! Мин тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның авырлыгыннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан Сиңа сыенам”.
Фото: pixabay.com.