+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
31 Май 2021, 06:27

100 елдан соң ишекләрен ачты!

Узган шимбәдә Борай авылында "Тарихи мәчет"не ачу тантанасы булды. Чарада Русия һәм Башкортстан диния нәзарәтләреннән, Пенза өлкәсеннән, Ульяновск, Татарстан Республикасыннан бик күп хәзрәтләр һәм җитәкчеләр килгән иде.

Узган шимбәдә Борай авылында "Тарихи мәчет"не ачу тантанасы булды. Чарада Русия һәм Башкортстан диния нәзарәтләреннән, Пенза өлкәсеннән, Ульяновск, Татарстан Республикасыннан бик күп хәзрәтләр һәм җитәкчеләр килгән иде.

Тантананы Рифат хәзрәт Зарипов ачып, 100 еллык тарихы булган иман йортының бүгенге көндә янә ишекләре ачылуына шат булуын һәм бу бинаны төзекләндерүдә район халкының тырышлыгы һәм хезмәте зур булуын әйтте.

"Тарихи мәчет"нең төзелеше озак еллар дәвам итә. Аңа нигез ХХ гасыр башында ук - 1914 елда салынган, әмма дөньялар үзгәреп, инкыйлаб җилләре исә башлагач, төзелеш тукталып кала. Күпмедер вакыт ул хәтта амбар сыйфатында файдаланыла, аннан биредә, бина төзекләндерелеп, китапханә оештырыла, арытаба инде клуб, кинотеатр ачыла.


2000нче еллар башында искергән бинаны бөтенләй сүтү хакында сүз кузгала, әмма халык бу тәкъдимгә катгый каршы чыга, үз көчебез белән "Тарихи мәчет"не төзекләндерәбез ди. Шулай итеп, моннан 100 елдан элегрәк башланган төзелеш быел тәмамланды, мәчет тантаналаы рәвештә ишекләрен ачты!

"Тарихи мәчет"нең эче-тышы гына түгел тирә-ягы да төзекләндерелде.

Тантанада иман йортын төзүгә зур өлеш керткән шәхесләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чарадан тулы репортаж гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә дөнья күрер.

Фото: Гөлназ Хуҗина.


Читайте нас