Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.): “Бер иманлы бәндә - икенче иманлы бәндәнең көзгесе”, - дип әйткән.
Әлеге хәдистә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) көзге белән мисал китерүе тирән мәгънәгә ия. Көзгенең вазыйфасы ачыклау, бер әйберне күрсәтү, үзендә чагылдыру. Асылда, көзге, кешенең матур якларын күрсәтү белән бергә, кимчелекләрен дә күрсәтә. Һәм көзгенең кимчелекләребезне күрсәтүе матур якларыбызны күрсәтүгә караганда күпкә яхшырак һәм файдалырак. Чөнки кимчелекне күргән вакытта гына аңардан котылып һәм арынып була. Шуңа күрә иманлы кешеләр, чын мәгънәсендә, бер-берләренә көзге кебек булырга тиеш. Әмма әлеге сүзне дә дөрес аңларга кирәк.
Бер-береңнең кимчелеген күреп, ул кимчелекне бөтен дөньяга таратып йөрү, күргән кимчелекне кешенең битенә бәреп әйтү, аны кешеләр каршысында әйтеп, кимчелеккә ия булган кешене мәсхәрә итү, түбәнсетү матур күренеш түгел. Һәм шәригать, кешенең кимчелеген йөзенә бәреп әйтеп, аны кимсетүне тыйган.
Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) оныклары Хәсән белән Хөсәен, бер картның дөрес итеп тәһарәт алмавын күргәч, әлеге олы кеше янына килеп: “Абзый, без тәһарәтне дөрес алабызмы икән? Без тәһарәт алыйк, ә син исә карап тор. Без ялгышсак, дөреслә”, - дип әйтәләр. Әлеге кеше, аларның тәһарәт алуын карап торып: “Сез тәһарәтне дөрес аласыз. Ялгышлык миндә икән”, - дип, үзенең хатасын дөресләгән иде. Менә шушы мисалда кешене кимсетмичә дөресләү — чын мәгънәсендә бер-береңә көзге булу мәгънәсен үз эченә ала, дип яза “Ислам нуры”.
Фото: pixabay.com.