+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
9 июнь 2021, 04:45

Елыйсы килгәндә нинди дога укырга?

Күңел төшенкелегенә бирелгәндә, нәрсәгәдер борчылганда кеше, иң беренче «Аят әл-Көрси» һәм «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен укып, үзен өшкерә ала.

Күңел төшенкелегенә бирелгәндә, нәрсәгәдер борчылганда кеше, иң беренче «Аят әл-Көрси» һәм «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен укып, үзен өшкерә ала.

«Әл-Бәкара» сүрәсендәге «Аятел Көрси»: “Әллааһү ләә иләәһә илләәһүү. Әл-хәййүл каййүүүм. Ләә тәъхузүһүү синәтү-үә ләә нәүүүм. Ләһүү мәә фиссәмәәүәәти үә мәә фил-ард. Мәң зәлләзии йәшфәгу гыйңдәһү илләә би-изниһ. Йәгъләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм. Үә ләә йүхиитуунә бишәй-им мин гыйльмиһиии илләә бимәә шәәәәъ. Үәсига күрсиййүһүссәмәәүәәти үәл-ард. Үә ләә йә-үүдүһүү хифзуһүмәә. Үә һүәл-галиййүл газыыыйм”.

Тәрҗемәсе: “Аллаһ, Аннан башка илаһ юк, (ул башы һәм ахыры булмаган, затына муафыйк тормыш белән мәңге) Тере, (барлыкка китерелгән һәрнәрсәгә) Тереклек бирүче. Аны ою халәте дә, йокы да басмый. Күкләрдәге һәм җирдәге һәммә нәрсә – Аныкы гына. Кем Аның рөхсәтеннән башка Аның каршында шәфәгать кыла алсын? Ул (бар иткән мәхлукларыннан) элек ни булганны да, соңыннан ни булганын да (һәрнәрсәләрен) белә. Ул (өйрәтергә) теләгән нәрсәләрдән тыш, алар Аның гыйлеменнән берни дә төшенә алмый. (Гарешнең каршындагы тәхете булган) Көрсие (исә) күкләрне һәм җирне каплаган. Аларның икесен саклау Аңа бер дә авырлык китерми. Ул – Бөеклеккә ирештерүче һәм Бөекләрнең Бөеге”.

Әгәр дә күңел халәте кешенең үзен ялгыз итеп тоюы белән бәйле булса, «Хәсбияллаһү вә нигъмәл-вәкил (тәрҗемәсе: “Миңа Аллаһы җитә. Ул - иң яхшы Ярдәмче”)», – дигән доганы укырга мөмкин, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: pixabay.com.
Читайте нас