Күптән түгел бөтен мөселман дөньясы Ураза бәйрәмен билгеләде. Аллаһка шөкер, исән-имин, тынычлыкта, муллыкта халкыбыз Корбан гаетенә дә әзерлек алып бара. Шунысы куанычлы: соңгы елларда илебездә, шул исәптән республикабыз халкының яше-карты арасында Аллаһы Тәгалә юлын үз итә баручылар саны арта. Яңа мәчетләр ачыла, Туган ил, туган җир, гаиләләр иминлеге, милләтләр дуслыгы, иртәгәсе игелекле көн хакына гыйбадәтләр кылына.
Менә борайлылар да күптән түгел тагын бер Аллаһ йорты – мәчетнең игелекле нурларына күмелде. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтү урынлы булыр: бәрәкәтле, игелекле Борай җиренең мәңге хәтергә уелган үз тарихы, халкыбыз күңелендә сакланган һәм сакланачак, буыннан-буынга тапшырыла торган хатирәләре бар һәм алар бихисап. Бу хакта яңа мәчет ачу тантанасында аксакалларыбыз горурлык хисләре белән әйтеп үтте.
Әйе, заманында Борайда гына да алты мәчет булган. Әлегесе, җиденчесенә исә, нигез салу 1914 елларга туры килә. Кызыл кирпечтән салына башлаган ике катлы мәчет төзелеше, инкыйлаб җилләре исә башлагач, туктап кала. Бинаны ашлык склады, аннары китапханә итеп файдаланалар. Ә менә халык хәтерендә ул җиде дистә елга якын “Победа” кинотеатры буларак сакланды. Кинотеатр яңа, заманча бинага күчкәннән соң, мәчет төзелеше тергезелде. Бу 2003 ел иде. Эшкә җиң сызганып тотынган шәхесләребезнең төп максаты билгеле – биредә дини йолаларны җиренә җиткереп үтәү өчен тиешле шартлар тудыру һәм тормышка ашыру.
“Тарихи мәчет”не ачу тантанасында районның имам-мөхтәсибе Рифат хәзрәт Зарипов, иман йортының 17 ел барган төзелешенә тукталып тарих битләренә байкау ясады. “100 ел, димәк, бер гасыр элек нигез салынган иман йортын, ниһаять, бүгенге сыйфатында күрү – үзе бер бәхет”, — диде ул.
Тантана Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ислам хәзрәт Дашкинның Коръән укуы белән башланды. Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин да үз чыгышында заманында мәчетләребезнең башка максатларда файдаланылуын, бүген исә аларның үз вазыйфаларына кайта баруының зур сөенеч булуын билгеләде. Мәчетне төзүдә актив катнашкан эшкуарларга, тоташ халыкка олы рәхмәт сүзләрен җиткерде ул. Борай районының иман йортлары саны буенча республикабызда иң алдынгылар исемлегендә торуын да бәян итте. Хөкүмәтебезнең дә иман йортларын тергезүгә йөз белән борылып, зур ярдәм күрсәтә башлавын да ассызыклап үтте. Айнур хәзрәт Биргалин Рифат хәзрәт Зариповка, Башкортстанның төньягындагы җиде районына имам-ахун итеп билгеләнүен белдереп, мәчет ачу тантанасы белән тәбрикләп, чапан бүләк итте. Яңа имам-ахунны халык көчле алкышларга күмде.
Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең урынбасары Рушан хәзрәт Аббәсов олы сәламнәр, бәйрәм котлаулары җиткерде. Яшьләрне тәрбияләүгә игътибар җитмәвенә көенеч белдереп, аларны хәләлне хәрәмнән аерырга өйрәтергә өндәде. Рифат хәзрәт Зариповка дин юлындагы ифрат зур хезмәтләре өчен Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең медален тапшырды. Биредә шуны әйтик: Борай районында мәктәптә укучы балалар арасында дин гыйлеме белән кызыксынып, бик теләп, аның тәгълиматын өйрәнүчеләр артканнан-арта. Бәйрәмнәрдә бер-бер артлы чыгып, Коръән аятьләрен укыган, дини шигырьләрне сөйләп ишеттергән балаларга карап сокланырга гына кирәк.
Илдус Фәюршин, Умар Сәетов, Фәрдәт Садыйков Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин имзалаган Мактау грамоталарына лаек булдылар. Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, Ришат Әсләмов, Фәнис Абазов, Рамил Мөниров, Әнәс Мөхәяров, Вәсил Галин, Эдуард Шәйхетдинов, Булат Гафифов, Илдар Шәрәфиев, Әхләф Зарипов Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Тарих фәннәре кандидаты Руслан Карамышев республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән котлау юллады, салган хезмәтләре өчен борайлыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.
Якташыбыз, яраткан җырчыбыз, халыкара конкурслар лауреаты Салават Әхсәнов Уфада яшәсә дә, Борайда үткән чараларда бик актив катнаша. Бу юлы да Борайга кайтып мәчеткә Коръән китабы бүләк итте. Район хакимияте башлыгы урынбасары Марат Ахунов, Бораебызда өченче мәчет ачылуына сокланып, ихлас котлауларын, изге теләкләрен җиткерде. Соңгы елларда халкыбызның, ә иң мөһиме – яшь буынның да дин юлын сайлап, иман йортларына тартылуын билгеләп үтте. Яңа гына район үзәгендә балалар өчен оештырылган Ураза бәйрәменең бик күркәм үтүен әйтеп узды. Гомумән, яшь буынга иман дәресләренең даими үткәрелүенә ирешергә кирәклеген дә ассызыклады ул.
Фәнүзә Шәймөхәммәтова, Динара Әмирова, Гөлназ һәм Ришат Нуриевлар, Римма Гыйндуллина, Розалия Хәбибуллина, Әлфия Әсләмова, Фатыйма Зәертдинова, Рамил Зарипов, Радмир Мәүлиев, Илдар Бикбулатов, Уфадан Камил Сәетов, Рүзилә һәм Ирек Сахратовлар һәм мәчет төзүдә катнашкан башка кардәшләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазылов республика мөфтие исеменнән мәчет ачылу белән котлау хатын җиткерде.
1999 елдан башлап мөселман балалары өчен җәйге ял лагерен оештыра алган Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов дини йолаларны, андый чараларны мөселман кануннарына ныклы рәвештә җиренә җиткереп башкару мөһимлегенә тукталды. Ул, үзенең Ульяновск, Пенза өлкәләре делегацияләре белән берлектә килүләрен бәян итеп, мәчеткә истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Уфадан “Ихлас” мәчете мәхәлләсеннән Мөхәммәт хәзрәт Галләмов та тантанага саллы бүләкләр белән килгән иде. Мәчетнең нигезен күтәрүче, бүген Октябрьский шәһәрендә яшәүче һәм җаваплы вазыйфа башкаручы Риф Баһманов, проект һәм төзелеш эшләре өчен җаваплы булган Рикес Галләметдинов, эшкуар Шәгалиевлар, аерым матди ярдәм күрсәткән Марс Хәсәнов, Регина һәм Эдуард Мәгърүповлар Рәхмәт хатларына лаек булды. Мәчет төзүдә ярдәм күрсәткән һәркемнең исеме тирән хөрмәт белән әйтеп үтелде.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге исеменнән мәчеткә “Аятел Көрси” шамаиле һәм конгрессның Рәхмәт хаты да бүләк ителде. Шулай ук ахун Рифат хәзрәт Зариповка бу оешманың медале тапшырылды. Рифат хәзрәт, үз чиратында, җавап итеп: “Бу хезмәт бер генә кеше эше түгел, ә бөтен халык эше. Бөтендөнья татар конгрессының әлеге хөрмәтенә мәчетне аякка бастыруда катнашкан һәркем, төзүчеләр лаек”, — диде.
Мәчет ачылганнан соң тантана район Мәдәният сараенда дәвам итте. Анда төрле төбәкләрдән килгән мөфтиләр катнашлыгында әдәп-әхлак, бала тәрбияләү темаларына кагылышлы семинар үтте.
Икенче көнне Борайның “Тарихи мәчете”ндә мөфти Айнур хәзрәт Биргалин Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашлыгында дини вәгазь укыды, сорауларга җаваплар бирелде.
Әйе, Бораебыз халкы иманга кайта, дин юлына баса. Ул тәртипсезлек, эчкечелек, бүгенге көнне халкыбызның аңын томалаган начарлыктан котылу юлы булачак. Яңа мәчет авылыбызга кот, ямь, бәрәкәт алып килсен! Рифат хәзрәт Зарипов әйткәнчә, гыйлем һәм иман — бер рәттә торучы тугандаш төшенчәләр. Халкыбызның, аеруча яшь буынның, дини гыйлемгә омтылуы, әхлак һәм әдәп кебек матур гадәтләргә күнегә баруы сәламәт рухлы, көчле ихтыярлы киләчәк буын вәкилләрен тәрбияләүгә ныклы таяныч булыр.
Беренче азан тавышы яңгыраган мәчеттә беренче намазга басып, илебез, республикабыз, районыбыз халкының тигез, тату, бердәм яшәвенә, матур көнкүрешенә, өметле киләчәгенә ышанып, догалар кылып, изге теләкләр теләдек.
Фидаил НУРИЕВ,
хезмәт ветераны.
Борай районы.