Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар ил төбәкләрендә дә узачак.
Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүенә 1100 еллык юбилей чаралары Русия төбәкләрендә дә узачак. Бу хакта Татарстанда үткән “Изге Болгар җыены”нда хәбәр ителде.
Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүенә 1100 еллык юбилей киләсе елда билгеләп үтеләчәк. Биш ел элек Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Русия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин бу датаны билгеләп үтү тәкъдиме белән чыккан иде. 2020 ел ахырында аның ул мөрәҗәгате Русия Президенты Владимир Путинга җиткерелде һәм ил башлыгында хуплау тапты. Хәзер инде бәйрәм чараларын оештыру комитетының рәисе билгеле: бу вазыйфа Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинга йөкләтелде. Күптән түгел Татарстанның Болгар шәһәрендә узган “Изге Болгар җыены”нда халыкка юбилей чараларының Татарстанда гына түгел, ә бөтен Русия күләмендә оештырылачагы турында игълан ителде.
Җыен алдыннан узган рәсми җыелышта Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир хәзрәт Мөхет-динов нәзарәтнең тәкъдим-теләкләрен җиткерде. Мәсәлән, нәзарәт юбилей программасына Мәскәүдә 1823-25 елларда төзелгән Тарихи мәчетне төзекләндерү, Түбән Новгородтагы Ярминкә мәчетен тергезү, Чита шәһәрендәге ХIX гасыр башы архитектура һәйкәле, сәүдәгәр Рәхмәтулла Нигъмәтуллинның йортын төзекләндерүне һәм мөселманнар өчен мөһим тагын башка күп төрле чараларны кертергә тәкъдим ителә. Аларның әһәмиятенә басым ясап, Дамир хәзрәт Мөхетдинов: “Без үзебездән соң, балаларыбыздан соң да калырдай һәм 1100 еллыкны лаеклы билгеләп үтү белән күзалланырдай һәйкәлләр булдырырга тиеш”, – диде.
Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм төбәк хакимиятләре, башка дини оешмаларның тәкъдимнәре юбилейны оештыру комитеты тарафыннан хупланды дияргә нигез бар. Әлбәттә, үзгәрешләр һәм чаралар планын тулыландыру булачак әле. Чөнки “Изге Болгар җыены”нда катнашкан Русия Президенты Хакимиятенең дини оешмалар белән эшләү департаменты җитәкчесе Евгений Еремин мөселманнар күпләп яшәүче төбәкләрдә һәм шулай ук Кавказ белән Кырымда зур чаралар үткәрү турында, алай гына түгел, Русиянең Ислам дине киң таралмаган төбәк җитәкчеләренә дә үзләрендәге мөселман оешмаларына әлеге олы юбилей чараларын үткәрүдә ярдәм итү турында күрсәтмә бирү ниятен җиткерде. Аның фикеренчә, юбилей әлеге төбәктәге барлык халык өчен кызыклы булачак һәм мөселманнарның төбәк үсешенә керткән өлешен чагылдырачак.
Димәк, Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүенең 1100 еллыгы турында мөселманнар һәм татарлар гына түгел, ә башка дин тарафдарлары һәм башка милләт вәкилләре дә беләчәк, юбилей чараларында катнаша алачак. Димәк, юбилей, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Русия күләмендәге зур бәйрәм булачак.
1100 еллык юбилей уңаеннан Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте кайбер эшләрен башлады да инде. Мәсәлән, “Мәдинә” нәшриятында 33 китаптан торган “Әл-ислах вә-т-тәҗдид” (“Яңарыш һәм яңарту”) сериясе басмага әзерләнә. Алар Мәскәү Ислам институты ректоры, Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры, теология докторы Дамир Мөхетдинов мөхәррирлегендә әзерләнгән. Әлеге сериядән өч китап дөнья күрде һәм Казанда үткән “Милли тормыш һәм дин” Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы көннәрендә тәкъдим ителде. Алар — Җәмал әд-Дин Әл-Әфганинең “Материалистларга җавап”, Ислам теологы, философы һәм җәмәгать эшлеклесе, Мисырның баш мөфтие Мөхәммәд Абдуның XIX-XX гасырларда гарәп-мөселман мәдәнияте чәчәк аткан чорның дини фикер мәдәни һәйкәле – “Аллаһның берлеге турында трактат” һәм хәзерге заманның танылган тарихчысы Айдар Хәбетдиневның “Русия империясендә һәм СССРда (XIX-XX гасырларда) Русия мөселманнары һәм мөселман хатын-кызлары лидерлары” дигән китаплары.
Аларны тәкъдим итү чарасы Казан федераль университетында узды. Әлеге уку йортының Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйруллин нәзарәтнең дөньяви уку йортлары бе-лән хезмәттәшлегенең мөһим-легенә басым ясады һәм “Мәдинә” нәшрияты хезмәтләренең яңа буынга адресланганлыгын һәм аларның фәнни Исламны популярлаштыруын билгеләде. Дамир хәзрәт Мөхетдинов, әлеге чараның әһәмиятен билгеләп: “Без, чыннан да, Фәхретдин хыялланган, Фәизханов язган, Мәрҗани сөйләгәнне күрсәтә алдык. Алар дин белән фәнне күздә тотып, адәм баласының ике канаты булырга тиеш дип санаган”, — дип әйтте. Китаплар урыс телендә чыккан, шуңа аларны күбрәк кеше укып, мөселман мирасы белән таныша алачак.
Гомумән, “Милли тормыш һәм дин” Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы көннәрендә узган очрашулар бик нәтиҗәле булды. Әлеге зур чара, гадәттәгечә, Казанда булып, быел унберенче мәртәбә оештырылды. Анда илебезнең 72 төбәгеннән барлыгы 1200 кеше катнашты. Аларның берсе Калининград өлкәсендә мөселман җәмгыятен нигезләгән, Бөек Ватан сугышы ветераны, 96 яшьлек Хәким ага Биктеев булды. Гомумән, форумда Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенә караучы мәхәлләләрне 41 имам тәкъдим итте һәм, иң күпсанлы делегация булып, илнең төрле төбәкләрендәге мөселман тормышы, үз эшчәнлеге белән таныштырды.
Форумның соңгы көне исә алда телгә алынган “Изге Болгар җыены” чарасы белән төгәлләнде. Ул Идел елгасы буенда, “Болгар” дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы җирендә узды. Биредә халык өчен төрле һөнәри, мәдәни, гыйльми мәйданчыклар булдырылган иде. Чараларда катнашудан тыш, һәр кеше тыюлыктагы архитектура һәйкәлләре белән танышты. Җыенның рәсми өлешеннән соң мөселманнар ХIII гасырның икенче яртысы архитектура һәйкәле булган тарихи Җәмигъ мәчете нигезендә өйлә намазын укыды. Күрешеп, аралашуга зарыккан кардәшләр үзара туган телдә генә аралашудан, җәмәгать белән гыйбадәт кылудан көч алып, туган төбәкләренә рухланып кайткандыр дип өметләнәбез. Киләсе елда биредәге бәйрәм чаралары Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүенә 1100 еллык юбилей уңаеннан тагын да колачлырак булачак.
Шул ук вакытта...
Башкортстан вәкилләренә югары бүләкләр тапшырылды!
3-5 июньдә Казанда узган “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенрусия татар дин әһелләре форумында Башкортстаннан мәртәбәле делегация катнашты. Чара барышында Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете мәҗлесе рәисе, күренекле дин әһеле Мөхәммәт хәзрәт Галләмов — “Дуслык” ордены белән, Борай районы имам-ахуны Рифат хәзрәт Зарипов Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Башкортстан Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Розалия Халикова, Октябрьский шәһәре, Ярмәкәй, Бишбүләк, Миякә районнарының имам-ахуны Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин, танылган татар кылкаләм остасы, Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медаленә лаек булдылар. Зианчура районының имам-мөхтәсибе Фәрит хәзрәт Вәлиев, Ярмәкәй районы имам-мөхтәсибе Фидан хәзрәт Тимербаев, Бәләбәй районы имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Хәмитов Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.