+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
24 июнь 2021, 14:40

Күмертауда мөхтәсибләрнең семинар-киңәшмәсе үтә

Күмертауда Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибләренең ике көнлек семинар-киңәшмәсе эшен башлады.

Күмертауда Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибләренең ике көнлек семинар-киңәшмәсе эшен башлады.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин иҗтимагый диалогның әһәмиятен ассызыклады.

- Без республикада үзара ярдәмләшеп яшәргә күнеккәнбез. Бу үсешнең һичшиксез шарты булып тора. Конфессияара татулык һәм хезмәттәшлек радикаль идеологияләрнең үтеп керүенә киртә булып тора. Сезгә изге традицияләрне саклау буенча югары җаваплылык йөкләтелгән - сез бит мәхәллә, кешеләр белән эшләүчеләр. Ышанам ки, республика власте, гражданлык институтлары һәм дин вәкилләре алга таба да үсеш юлында конструктив юнәлештә эшләячәкбез, - дип ассызыклады Александр Сидякин.

Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин әлеге тезисны раслап, хезмәттәшлеккә уңай мисаллар китерде.

- Республика мөселманнары республика тормышында актив катнаша. 2020 елгы пандемиянең беренче дулкынында, волонтерларга мохтаҗлык тугач, өч йөз мөселман бу эшкә кушылды һәм үз машиналарында дарулар һәм азык-төлек ташыды, - дип билгеләде Айнур хәзрәт.
Урыс православие чиркәвенең Салават епархиясе идарәчесе, Салават һәм Күмертау епискобы Николай чыгышын “Бисмилләһир рахмәни рахим. Әссәламү галәйкүм, кадерле туганнар” дигән сүзләр белән башлады. Ул билгеләп үткәнчә, конфессияләрнең үзара дустанә мөнәсәбәте борын-борыннан килә.

Форумда Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин чакыруы буенча Мәскәү мөфтие, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең баш имамы Илдар хәзрәт Әләүтдинов катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, милли республикаларда мөселманнар һәм хакимиятләрнең үзара хезмәттәшлеге башка төбәкләр өчен үрнәк булып тора.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: