+30 °С
Облачно
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Иман
29 июнь , 14:42

Аллаһ сәламәтлекне һәм гомерне сакларга кушкан

Бүген дин тарафдарлары коронавируска каршы вакцинага карата үз фикерен белдерде.

Коронавируска каршы вакцина ясату турында төрле имеш-мимешләр йөри. Бүген "Башинформ" мәгълүмат агентлыгында дин әһелләре "түгәрәк өстәл" утырышында моңа кагылышлы фикерләрен белдерде.
Бүгенгә республикада коронавирус инфекциясеннән беренче компонент белән 531 мең кеше вакциналанган. Авыру таралуын туктату өчен ким дигәндә халыкның 60 проценты вакциналанырга, ягъни 2 миллионнан күбрәк кеше прививка ясатырга тиеш.
Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Засядкин әйтүенчә, кешелек тарихында мондый пандемияләр беренче генә түгел. Һәрвакыт аларны вакцина белән генә җиңә алганнар.
- Аллаһ тарафыннан кешегә гомер бирелгән икән, ул аны сакларга тиеш. Табиблар вакцина составында кеше организмына каршы булырлык матдә тапмаган. Шулай булгач, вакцинага каршы булмагыз, - диде Башкортстан митропологиясе башлыгы Никон атакай.
Ислам динендә дә вакцинага каршы килү юк. Вакцина - хәләл. Бу сүз дөресме? Хәләл - мөселманга хәрам булмаган нәрсәләр һәм гамәлләр. Вакцина составында мөселман диненә каршы бер нәрсә дә юк, шунлыктан аны дин әһелләре хәләл дип атаган.
- Кайсы гына динне алма, аның һәркайсы сәламәтлекне һәм гомерне сакларга чакыра. Алай гына да түгел, без, вакцина ясатып, якыннарыбызның да сәламәтлеген саклыйбыз, - диде чарада дин әһелләре.
- Вакцинадан соң инсульт һәм башка йөрәк авыруларыннан вафат булучылар турында сөйлиләр. Соңгы вакытта без өлкән яшьтәге кешеләргә прививка ясыйбыз. Алар болай да бу авырулардан интегә һәм пандемиягә кадәр дә вафат булучылар бар иде. Ә менә нәкъ вакцина ясатканнан соң вафат булучылар теркәлмәгән, - диде Игорь Засядкин.