+30 °С
Облачно
Гәзиткә язылу
Барлык яңалыклар
Иман
30 июнь , 09:00

Нәрсә ул байлык белән сынау?

Аллаһ Тәгалә җир шарындагы бөтен кешене дә сынау өчен барлыкка китерде. Адәм баласы туганнан алып үлгәнче сынаулар аша уза.

Аллаһ Тәгалә җир шарындагы бөтен кешене дә сынау өчен барлыкка китерде. Адәм баласы туганнан алып үлгәнче сынаулар аша уза.

Аллаһ Тәгалә шулай ди: “Без сезне начарлык һәм яхшылык белән фетнә буларак сыныйбыз һәм сез Безгә кайтарылачаксыз” (“Әнбия” сүрәсе, 35нче аять). Бу аятьтән аңлашылганча, Аллаһ Тәгалә кешеләрне авырлык белән дә һәм рәхәтлек белән дә сынарга мөмкин.

“Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) безгә юмартлыкның нәрсә булуын үз мисалында күрсәткән. Рамазан аенда аннан да юмартрак кеше булмаган. Бервакыт ул бер мохтаҗ кешегә тулы бер көтү сарык бирә. Теге кеше исә, үз кабиләсенә кайткач, барысын да Ислам диненә өнди. Мөселман кешесе ярлылыктан курыкмый, ди ул.

Шулай ук Аллаһ Тәгалә теләмәсә, берәү дә бай була алмый. Әмма шунысы да бар: Галәмнәрнең Тәрбиячесе әлеге байлыкка мохтаҗлар өлешен дә сала. Бу – байлык белән сынау. Әгәр бай кеше милкен мохтаҗлар белән бүлешмәсә, Аллаһы Тәгалә аның байлыгын, тынычлыгын, гаилә иминлеген яки саулыгын ала.

Шуңа күрә, бай яисә ярлы булуга карамастан, кешелекле, ярдәмчел булып кала белик, чөнки бу сыйфатлар - хакыйкый мөселманнар сыйфаты”, дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”

Фото: pixabay.com.