+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
4 июль 2021, 23:00

Дин һәм милләт – кешенең ике канаты

Бөтендөнья татар конгрессы Казан шәһәрендә күптән түгел үткәргән “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенрусия татар дин әһелләре форумында Башкортстан делегациясе составында Кырмыскалы районы вәкилләре дә катнашты. Булгаково һәм Сахай авыллары имам-хатыйблары Ис-мәгыйль хәзрәт Ибраһимов белән Руслан хәзрәт Мөхәммәтшин илнең 72 төбәгендә яшәүче күпсанлы татар дин әһелләре белән берлектә мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышуда катнашты. Бу форумнан алган тәэссо­ратларын алар безгә дә җиткерде.

Бөтендөнья татар конгрессы Казан шәһәрендә күптән түгел үткәргән “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенрусия татар дин әһелләре форумында Башкортстан делегациясе составында Кырмыскалы районы вәкилләре дә катнашты. Булгаково һәм Сахай авыллары имам-хатыйблары Ис-мәгыйль хәзрәт Ибраһимов белән Руслан хәзрәт Мөхәммәтшин илнең 72 төбәгендә яшәүче күпсанлы татар дин әһелләре белән берлектә мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышуда катнашты. Бу форумнан алган тәэссо­ратларын алар безгә дә җиткерде.

Исмәгыйль хәзрәт белдерүенчә, өч көн дәвам иткән бу чарадан алар байтак идеяләр алып, уй-ниятләр туплап кайткан.
Форумның беренче көне бик эчтәлекле һәм вакыйгаларга бай булган. “Казан ярминкәсе” күр­гәзмәләр үзәгендә Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конг­рессының Милли шура рәи­се Васил Шәйхразиев катнашлыгында форумны рәсми ачу тантанасыннан соң кунаклар төркемнәргә бүленеп дискуссия мәйданчыкларында эшләгән­нәр. Беренче­сендә Интернет челтәрендә милли һәм ди­ни тормышны як­тырту мә­сьә­ләләре күтәрелсә, икенчесе­н­дә дини һәм милли оешмалар вәкилләре татар телен саклау һәм үстерү тәҗри­бәсе белән уртаклашканнар, өченчесе хал­кы­бызның рухи мирасын өйрә­нүгә багышланган, ә дүртен­чесендә дини уку йортларында укыту-тәр­бия эшләренең торышы турында сөй­ләшкәннәр. Боларның һәрбер­сеннән якташларыбыз мөһим мәгъ­лүмат туплаудан тыш, сорауларын биргән­нәр һәм үзләренең дә тәҗрибәләре белән уртаклашканнар.
Икенче көнне “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә залында узган “Милли тормыш һәм дин” күргәзмә­сен­дә бул­ганнар. Шунда ук Татарстан Пре­зи­ден­ты Рөстәм Миңнеха­нов катнашлыгында пленар утырыш узган.
– Ул киләсе елда Болгарда Ислам кабул ите­лүнең 1100 еллыгына әзерлек турында җентекле сөй­ләде. Шулай ук көн кадагындагы темаларның берсе булган ковидтан вакциналауны дә телгә алды. Чыгыш ясаган Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗет­дин һәм баш­каларның чыгышында телне, динне саклауга аерып игътибар бирелде, – ди Исмәгыйль хәзрәт.
Шулай ук якташларыбыз өчен горурлык хисе кичерүен дә яшермәде – бу күләмле чарада Уфа шәһәренең “Ихлас” мәхәлләсе мәҗлесе рәисе Мөхәммәт хәзрәт Гал­ләмов “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнгән, Президент кулыннан Рәхмәт хатлары алучылар да бихисап булган.
Башкортстанлылар форумга үзләре дә күчтәнәч белән барган – байтак еллар дәва­мында Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршында эшләп килү­че “Илаһилар” иҗат төркеме чыгышы быелгы форумның матур бизәге булган. Әйткән­дәй, бу төр­кем илебезнең башка төбәкләрендә дә киң танылу алган – ансамбль һәм аның аерым җыр­чылары башка­руын­дагы мөнәҗәтләр, милли моңнар чарага ямь биреп, аны тагын да җан­лан­дырып җибәр­гән.
Кол Шәриф, Мәрҗани, Апанай мәчетләрендә узган җомга намазында да кунаклар бердәм катнашкан.
Форумның өченче көнен кунаклар Изге Болгар җирендә үт­кәргән.
Гомумән, 1200дән артык дин әһеле катнашкан бу форум нәтиҗәсез калмас, дип ышанасы килә. Ни генә дисәң дә, анда Русия мөселманнары өчен гадәти булган рухи кыйм­мәтләргә таянып, татар халкы­ның милли-әхлакый үсешен максат итеп куеп, байтак изге эшләр һәм бурычлар билгелән­гән.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.
Читайте нас: