+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
6 июль 2021, 11:40

Шаран районында ике мәчет ачылды

Шаран районының Чалмалы һәм Дүрмән авылларында бәйрәм тантаналары узды, аларда Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин катнашты.

Шаран районының Чалмалы һәм Дүрмән авылларында бәйрәм тантаналары узды, аларда Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин катнашты.

Гыйбадәтханәләр ачылышына дин әһелләре һәм район хакимияте вәкилләре, авылларда яшәүчеләр һәм аларның туган-тумачалары җыелган. Ике мәчет дә уртак тырышлык белән төзелгән, ә төзелеш башлангычы белән күренекле мәдәният эшлеклеләре һәм меценат эшкуарлар чыккан.

Җыелучылар алдында Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин чыгыш ясады. Үзенең үгет-нәсыйхәтләрендә ул мәчетләрнең кешеләр тормышында, үсеп килүче буынның әхлакый сыйфатларын формалаштырудагы зур ролен билгеләп үтте. Бөтен кешелек дөньясы коронавирус пандемиясе белән көрәшкән һәм авырлыклар кичергән катлаулы вакытта Аллаһы Тәгалә йорты ачылуны ул аеруча әһәмиятле вакыйга дип ассызыклады. Шуңа күрә хәзер руханиларга аерым җаваплылык йөкләнгән: алар үзләренең һәм якыннарының сәламәтлегенә күбрәк игътибар итәргә, чирне тизрәк җиңү өчен Аллаһы Тәгалә ризалыгы хакына мәгърифәтчелек эшләре алып барырга тиеш.

Хәзерге вакытта Шаран районында 20 меңнән артык татар, башкорт, урыс, мари, чуваш яши. Дин тотучыларның саны елдан-ел арта, мәчетләр саны күбәя: хәзер алар инде 19. Әле Күгәрчен-Бүләк һәм Яңа Таулар авылларында гыйбадәтханәләр төзелә.

Фото: cdum.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: