+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
10 июль 2021, 10:40

Баланы сөннәткә утырту мәҗбүриме?

Сөннәткә утырту - ул ир-егет җенес әгъзасының читендәге тиресен кисеп алу.

Баланы сөннәткә утырту мәҗбүриме?
Баланы сөннәткә утырту мәҗбүриме?

Сөннәткә утырту - ул ир-егет җенес әгъзасының читендәге тиресен кисеп алу.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) болай дип әйткән: «Кеше үзенең табигате буенча 5 төрле гамәлгә мохтаҗ (ягъни кеше болардан арынуга, котылуга мохтаҗ): сөннәткә утырту, касык турысы йоннарын кыру, култык асты йоннарын йолку, тырнак кисү һәм мыекларны кыскарту».

Сөннәткә утырту мәҗбүриме соң? Имам Әбү Хәнифә фикеренчә, сөннәткә утырту хуплана. Мәлик әш-Шәфигый һәм Әхмәд имамнар фикеренчә, сөннәткә утырту - вәҗиб (ягъни мәҗбүригә якын) гамәл.

Сөннәткә утырту Исламны кабул итүнең мәҗбүри шарты түгел. Ләкин Пәйгамбәребезнең шундый хәдисе бар: «Кем Исламны кабул итә, сөннәткә утырсын. Өлкән яшьтә булса да».

Сөннәткә кайчан утыртырга? Галимнәрнең күпчелеге фикеренчә, кече яшьтән үк сөннәткә утыртсаң яхшы. Соңрак эшләргә дә була. Иң яхшысы, балигълык яшенә җиткәнче бу гамәлне башкарырга кирәк, дип яза "Дин вә мәгыйшәт".

Фото: pixabay.com

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: