+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
13 июль 2021, 10:35

Зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләре

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән 11 июльдә Зөлхиҗҗә ае башланды. Әлеге айның атамасы “Хаҗ” сүзеннән алынган. Ул мөселманнар өчен изге булган, иманның биш баганасының берсе булган Хаҗ сәфәре кылына торган ай булуга ишарә итә.

Без мөселманнар өчен әлеге ай аерым мәгънәгә ия һәм аңа аерым әһәмият бирү кирәк. Чөнки ул – һиҗри календарьның соңгы ае. Тулы бер елга йомгак ясый, яңа елга кергәндә чистарыну, гөнаһлардан арыну, тәүбә кылу, яңа планнар кору ае.

Аллаһы Тәгаләнең безгә – адәм балаларына җибәргән бер рәхмәте-бәрәкәте бу: ел изге Хаҗ кылына, корбан чалына торган Зөлхиҗҗә ае белән тәмамлана. Игелек кылыйм дигән кешегә хәрәкәте, әҗер-савабы әйтеп бетергесез күп аның.

Ислам динендә аерым айларның, мисал өчен, Рәҗәб, Мөхәррәм, Зөлкагъдә айлары, аннан соң килүче Зөлхиҗҗә ае хәрам айлардан атала. Бу айларда билне кысыбрак буарга, гыйбадәтләребезне арттырырга, саваплы гамәлләрне күбрәк кылырга кирәк.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: