+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
14 июль 2021, 10:15

Бәндә хатадан хали түгел

Бер кеше мәчеткә килде. Телефонын сүндерергә оныткан икән, ул намаз укыганда шалтырый башлады. Имам аны моның өчен шелтәләде. Мәчеттәге кешеләр тынлыкны бозганы өчен намаздан соң аны каты итеп тиргәде. Өйгә кайтып җиткәнче хатыны аны игътибарсызлыгы өчен битәрләде. Ир оялды, каушады һәм кимсенде...

Бу очрактан соң бу кешене беркайчан да мәчеттә күрмәделәр.

Шул кичне үк ул кафега китте. Бу кеше һаман да борчыла һәм аның куллары калтырый иде. Ул үзенең эчемлеген ялгыш түкте. Аның янына официант йөгереп килде, гафу үтенде һәм сөртенү өчен аңа салфетка бирде. Җыештыручы идәнне сөртеп алды. Кафе хуҗасы аңа башка эчемлек тәкъдим итте. “Борчылмагыз, барысы да хаталар ясый. Бәндә хатадан хали түгел”, - диде ул, елмаеп. Шул көннән башлап ир һәр кичне шушы кафега йөри башлады.

Кайвакыт без башкаларга мөнәсәбәтебез белән аларның җаннарын җәһәннәмгә этәрергә мөмкинбез. Без хәлне кешеләргә мөнәсәбәтебез белән үзгәртә алабыз, бигрәк тә алар хаталар ясаганда.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: