+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
17 июль 2021, 13:50

Мәчет тагын да күркәмләнде

Корбан гаете алдыннан Кырмыскалы районының Бельский авылында зур һәм изге эш башкарылды: иман йорты биләмәсен коймалау буенча өмә оештырылды.

Мәчет тагын да күркәмләнде
Мәчет тагын да күркәмләнде

Нинди генә бәйрәм якынлашмасын, безнең халык аңа әзерлекне күпкә алдан башлый: йорт-курасын тәртипкә китерә, җыештыра, юа. Ә инде дини бәйрәмнәрне аеруча матур итеп каршы алу гадәткә кергән: сый-нигъмәтләр тулы табын әзерләп, туганнарны, күрше-күләнне кунакка чакырабыз, ата-бабаларыбызның якты истәлегенә Коръән мәҗлесләре үткәрәбез, зиратка барабыз, хәер-сәдакалар таратабыз...

Кырмыскалы районының Бельский авылы халкы ямьле Агыйдел елгасы ярында урнашкан мәчет биләмәсен төзекләндерү эшенә тотынды. Авыл старостасы Мөнир Галиуллин авыл аксакаллары белән киңәшләшеп-сөйләшкәннән соң мәчетне коймалап алырга булдылар. Вакытында Сим сал агызу оешмасында эшләгән хезмәт ветераннары Зәвил ага Мортазин, Азат ага Хәбибуллин, Хәниф ага Гәрәев, Габит ага Әмирханов һәм Риф Мөхетдинов, Азат Рузмәтов үз көчләрен саваплы эшкә кызганмадылар: мәчетнең иске коймаларын сүтеп, биләмәне профнастил белән коймалап куйдылар.

- Бу эшне башкарып чыгуда Сахай авыл биләмәсе башлыгы Ришат Хөснетдинов зур ярдәм күрсәтте. Ул, Уфа шәһәрендә яшәүче Федор Колесниковка мөрәҗәгать итеп, ярдәм итүен сорады. Әлбәттә, ул мондый изге эштән баш тартмады - безгә 100 метр араны коймалау өчен профнастил, профиль торбалар, тимер баганалар алып бирде. Барлыгы 100 мең сумнан артык хакка төзелеш материалы алынды. Бу кешегә Ходайның рәхмәтләре төшсен инде, - ди Мөнир Габделбакый улы.

Шундый изге эш башкарулары зур хөрмәткә һәм рәхмәткә лаек. Хәзер авылдагы мәчет тагын да күркәмрәк булып, әллә кайдан үзенә чакырып тора. Корбан гаете алдыннан бу саваплы эштә катнашкан һәр кешегә Аллаһның рәхмәте булсын!

Фото: Таһир Вилданов.

Мәчет тагын да күркәмләнде
Мәчет тагын да күркәмләнде
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: