+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
19 июль 2021, 20:25

Уфада Корбан гаете ничек узачак?

Уфада Корбан гаетен бәйрәм итү эпидемиологик хәлне һәм “Роспотребнадзор” киңәшләрен исәпкә алып узачак.

Уфада Корбан гаете ничек узачак?
Уфада Корбан гаете ничек узачак?

Мәчетләрдә дин тотучылар арасында социаль дистанция таләпләре үтәләчәк. Бәйрәм намазында гыйбадәт кылучылар саны, руханиларны һәм хезмәткәрләрне дә кертеп, 100 кешедән артмаячак. Калган дин тотучылар өчен мәчетләрнең эчке ихаталарында бәйрәм намазын уку мөмкинлеге булачак.

Әлеге мәйданчыкларда социаль дистанция нормалары нигезендә махсус тамгалар урнаштырылачак. Мәчет вәкилләре һәм волонтерлар керү урыннарында медицина битлекләре таратачак. Янәшәдә кулларны эшкәртү өчен санитайзерлар урнаштырылачак. Шулай ук, керү урыннарында, “югары әзерлек” режимы таләпләрен исәпкә алып, мәчетләр территориясендә булу кагыйдәләре турында гражданнарга мәгълүмат бирүче махсус такталар урнаштырылачак.

Корбан чалу йоласын уздыру өчен ике махсус мәйданчык – Зинино бистәсе янында “Кәрван” сәүдә үзәге (Шәһәр яны урамы, 55) каршында оештырыла, шулай ук Уфаның Орджоникидзе районы “Төньяк автовокзалы” территориясендә урнашкан.

Уфа шәһәренең мәчетләре һәм мөселман оешмалары әлеге йоланы барлык Ислам кануннары нигезендә үткәрәчәк, ә шәһәрнең һәм республиканың ветеринария хезмәте әлеге мәйданчыкка нинди дә булса авырулар билгеләре булган корбанлык хайваннарны кертмәячәк.

20 июльдә 9 сәгатьтә Уфаның “Лалә-Тюльпан” җәмигъ мәчетендә (Комаров урамы, 5) гает намазын Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин үткәрә.

Керү төркемнәрендә әлеге мәйданчыкларга килгән гражданнарның температурасын үлчәү һәм дезинфекция чаралары белән эшкәртү үткәреләчәк, ә дини оешмалар вәкилләре медицина битлекләре өләшүне оештырачак. Мәйданчыклар территориясендә дини атрибутика сатылачак.

Моннан тыш, 20 июльдә Уфа шәһәре мәчетләреннән Зинино һәм “Төньяк автовокзал”га җәмәгать транспор­тының өстәмә маршрутлары оештырылачак. Өстәмә мәгълүмат якындагы көннәрдә Уфа мэриясе сайтында урнаштырылачак.

20 июльдә БСТ телеканалында Корбан бәйрәме гает намазының туры трансляциясе булачак. Башлана – 9 сәгатьтә.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: