+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
21 июль 2021, 09:20

Корбан ни өчен чалына?

Мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Мөселманнар ни өчен корбан чала соң?

Корбан ни өчен чалына?
Корбан ни өчен чалына?

Аллаһы Тәгалә «Кәүсәр» сүрәсенең 2нче аятендә болай ди: «Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм (ятимнәрне һәм фәкыйрьләрне ашатыр өчен) корбан чал».

Димәк, корбан бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә чалына. Әгәр дә корбанлык малны Аллаһның әмерен үтәп, Аңа буйсынып, әҗер-савап өмет итеп түгел, "әй, барыбер ашарга ит кирәк» дигән нияттән чыгып чалсак, бу вакытта әлеге гамәлебез корбаннан китми.

Аллаһы Тәгалә «Әнгам» сүрәсенең 162нче аятендә дә шул хакта әйтә: «Укыган намазларым һәм бугазлаган корбаннарым фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләнәдер». Һәрбер гыйбадәт – риясыз, дөньяның башка зиннәтләрен өмет итмичә, бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләнергә тиешле.

Шул вакытта гына гамәл-гыйбадәтләребез кабул булачак. Шуңа да корбан – Аллаһ ризалыгы өчен чалына һәм Үзе биргән нигъмәтләр өчен шөкер итү билгесе, Аның рәхмәтенә якынайтучы сәбәп булып тора, дип яза “Ислам нуры”.

Фото: instagram.com/kamilhazrat/

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: