Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә әйтә: “Дөреслектә, җир вә күкләрнең төзелешендә, төн белән көннең бер-берсенә хилаф булышында гакыл ияләренә Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанырга, әлбәттә, көчле дәлилләр бар. Ул гакыл ияләре намаз укырлар, намаздан башка вакытта да Аллаһны зикер итәрләр: баскан, утырган вә яннарына яткан хәлдә, дәхи җир, күкләрнең төзелеше хакында гакылларын эшләтеп, фикерләрләр: “Ий Раббыбыз, бу төзелешне Син максатсыз бушка гына төземәдең. Мактау Сиңа, Син барча кимчелектән пакьсең! Безләрне ут газабыннан сакла!” (“Гыймран” сүрәсе, 190-191нче аятьләр).
Бу аятьтә Аллаһны аягүрә, утырган һәм яткан килеш, ягъни һәрвакытта искә алырга киңәш ителә. Моңардан күренгәнчә, Коръән ул – зикер, ягъни Аллаһы Тәгаләне искә алу, шуңа да Коръәнне яткан килеш тыңлау ятсә укуда бернинди дә гаеп юк. Ләкин Коръәнне тыңлаучыда да, укучыда да аңа карата хөрмәт хисе булырга тиеш. Коръән Кәримне кыйблага каршы карап утырып, зур ихтирам хисе белән уку киңәш ителә.
Фото: pixabay.com.