+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
28 июль 2021, 10:05

Кайгы килсә, нинди дога укырга?

Дөньяда төрле хәлләр була. Бер көн безнең өчен булса, икенчесе безгә каршы булырга мөмкин. Шатлык - төрле күңелсезлекләр, ә алары шатлык-куаныч белән алмашынып тора.

Кайгы килсә, нинди дога укырга?
Кайгы килсә, нинди дога укырга?
Ләкин ни генә булса да, мөэмин-мөселман сабыр-түзем булып калырга тырышырга тиеш, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Кайгы-хәсрәт килгәндә нинди дога укырга кирәклекне беләсезме?

Менә ул дога: “Әллаһүммә иннии гәбдүкә вәбнү гәбдикә радыйтү хүкмәкә вә кадааәк. Әсәлүкә ән түзһибә гәннии гаммии вә хәзәнии үә ән тәрзүкании йүсра гүсри”.

Тәрҗемәсе: “Йә, Рабби, дөреслектә, мин - Синең колың һәм колыңның улы. Синең хөкемеңә һәм тәкъдиреңә разыймын. Күңелемдәге кайгыны һәм көенечне бетерүеңне Синнән сорыймын. Кайгы артыннан шатлык насыйп ит”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: