+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
2 август 2021, 10:25

Ирләр һәм хатыннар намазы нәрсә белән аерыла?

Хатын-кызларның намазы ирләрнекеннән 8 урында аерыла. Бүген шуларны карарбыз.

Ирләр һәм хатыннар намазы нәрсә белән аерыла?
Ирләр һәм хатыннар намазы нәрсә белән аерыла?
“1. Ирләр намазга керешкәндә тәкъбир әйтеп, кулларын колак йомшакларына, ә хатын-кызлар иңбашлары турысына кадәр генә күтәрәләр.

2. Намазга керешер өчен кул күтәргәндә ирләрнең куллары ачык була, ә хатыннарныкы җиңнәре эчендә каплаулы була.

3. Ирләр кыямда, кулларын баглап, - кендекләре астына, ә хатыннар күкрәкләре өстенә куялар.

4. Рөкүгъта ирләр тезләрен бөкми, ә хатыннар бөгебрәк тора.

5. Рөкүгъта иелеп тезләргә таянып торганда ирләрнең кул бармаклары арасы ачык була, ә хатыннарныкы ябык була (ягъни бармакларны җәймиләр).

6. Сәҗдә вакытында ирләр корсакларын, ботларын һәм беләкләрен намазлыкка яки кабыргаларына тидерми, ә хатыннар кысыбрак сәҗдә кыла.

7. Кагъдә вакытында ирләр уң аякларын бастырып, бармакларын кыйблага таба каратып куя, ә сул аякларын яткырып, аның өстенә утырталар. Хатыннар ике аякларын да уң якка чыгарып, аяк башларын кыйблага таба каратып, сул як очлары белән җиргә утыралар.

8. Ирләр фарыз намазларын азан, камәт әйтеп, имам һәм җәмәгать белән укый. Хатыннар өчен азан һәм камәт тиеш түгел, чөнки хатыннарның имам булып намазны җәмәгать белән укытулары – мәкруһ”, дип язылган “Гыйбадәте исламия” китабында.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: