Бердәм булып, бер сафка
Корбан гаете уңаеннан Кырмыскалы районының барлык мәчетләрендә дә бәйрәм чаралары үтте. Районыбызның иң матур мәчетләренең берсе булган Сарт-Чишмә авылы иман йортында бәйрәм вәгазен күптән түгел генә тәгаенләнгән яңа имам-хатыйб Рәзим хәзрәт Аеткулов сөйләде. Бәйрәм сөенечен бүлешү, бәйрәм вәгазен тыңлау, бер сафка басып, гает намазын уку өчен авылның яше-карты, шулай ук ял көннәрендә кунакка кайтучылар да килде. Әлбәттә, мәчеткә килүчеләр саны күп булуга карамастан, барлык саклык чаралары күрелде. Башка еллардан аермалы буларак, табынны исә бу көнне һәркем үз йортында корды.
— Аллаһы Тәгалә барлык яхшы гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да чиксез мәрхәмәтен бирсен! Аллаһы Тәгалә безгә бәхет, сәламәтлек, гаиләләребезгә, илебезгә тынычлык, иминлек, муллык һәм хәерле бәрәкәтен иңдерсен, — дигән теләкләрен җиткерде имам-хатыйб Рәзим хәзрәт.
Аннары мәчеткә җыелучылар бергәләп гает намазына басты. Шунысы куанычлы: бу сафларда яшьләрнең күп булуы — аеруча куанычлы күренеш. Күпләре бәйрәмгә гаиләләре белән килгән. Имам-хатыйб та үзенең чыгышында мондый күркәм гаиләләргә, балаларына яхшы тәрбия биргән ата-аналарга рәхмәтлә-рен җиткерде. Мәсәлән, Фәнис Әбделмановның гаиләсе бу уңайдан күпләргә үрнәк булырлык. Өч уллары да Коръән укый. Бу чарада да моны күреп, тыңлап, сокланырга мөмкин булды.
Ходай рәхмәте белән
Дин юлына төрле кеше төрле вакытта, төрле сәбәпләр белән килә. Рәзим Исламетдин улының да бу юлы үзенчәлекле була. 2000 еллар башында каты авырып китә, йөрәгенә өч операция үткәрә, инсульт кичерә. Тормышының шундый авыр вакытында, гомере кыл өстендә булганда ул Аллаһы Тәгаләгә ялвара: “Исән калсам, калган барлык гомеремне дингә хезмәт итүгә багышлаячакмын”, — дип нәзер әйтә. Әйе, Ходайның кодрәте киң: бу авырлыкларны җиңеп, гадәти тормышка кайта ул. Дин юлына баса, белем үзләштерә башлый. Бүген инде үзенең ниятен тормышка ашыра алуы белән чиксез бәхетле имам-хатыйб.
Байтак еллар күрше авыллардагы иман йортларында хезмәт салырга туры килә. Шул ук вакытта туган авылындагы мәчет белән һәрвакыт бәйләнештә була, ярдәменнән калдырмый. Моңа кадәр байтак еллар бу мәчеткә имамлык иткән, бурычларын лаеклы башкарып, авылдашларының ихтирамын яулаган Мирзахан абый Габбасов та үзенең варисына бу изге эштә уңышлар теләде. Олыгаю һәм сәламәтлеге какшау сәбәпле, бу бурычларны башкару Мирзахан хәзрәткә авырга төшә иде. Шуңа бу эшнең авылдашы кулларына тапшырылуына ул сөенеп бетә алмый.
Мәчет балкып тора!
Сарт-чишмәлеләрнең мактап сөйләрлек эшләре дә аз түгел. Бәйрәм алдыннан байтак әзерлек эшләре башкарылган: биләмәне дә тәртипкә китергәннәр, мәчет эчен дә җыештырганнар. Мәчетнең капкасын да бүген күпләр җайлап кына, соклана-соклана ачып керде. Районыбызда 90нчы еллар башында төзелгән иң тәүге мәчетләренең берсе бит бу. Бер-дәм көч белән төзелгән ул: моңа урындагы Шикәр заводы, колхозлар һәм байтак кешеләр үз өлешен керткән. Бүген дә мәчет бик күркәм булып, әллә кайдан үзенә чакырып тора.
Шунысы куанычлы: биредә дини бәйрәмнәрне дә бергәләп үткәрәләр, төзекләндерү эшләренә дә бердәм тотыналар. Ә изге эшләрнең башлангычында һәрвакыт авылның активистлары тора. Бу уңайдан имам-хатыйб иңгә-иң терәп эшләгән авылдашларын да мактап телгә алды. Рәүф Гайнуллин, Мәгафур Абдрәфыйков, Рафаэль Халиков, Фәнис Әбделманов, Фәнил Габдрахманов һәм башкалар барлык яклап ярдәм күрсәтә. Менә яңа капка да Рафаэль Халиков һәм Мәгафур Абдрәфыйковның көче белән барлыкка килгән.
Авыл старостасы Рәүф Гайнуллин билгеләвенчә, бер ел элек аңа Рафаэль Минислам улы килеп, мәчетнең иске капкасын яңага алмаштыру нияте белән уртаклаша. Әлбәттә, башта иганәчеләрне эзләп карыйлар. Таба алмагач, бу эшне үз кулларына алалар. Рафаэль Минислам улы, инде пенсиядә булуына карамастан, бер айга Себер якларына барып, акча эшләп кайта. Ләкин чүкеп ясалган бу капка бик кыйммәт булып чыга. Шулай итеп, калган өлешен Мә-гафур Габделшәкүр улы кертә. Хәзер мәчет мондый үзгәреш-ләрдән соң тагын да күркәмләнеп китте.
Активистлар билгеләвенчә, киләчәктә дә мәчетне төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Шулай, Рафаэль Халиковның кияве Руслан Зарипов мәчеткә су кертергә ниятләгән. 100 метр тирәсе су торбалары салуда урындагы “Коммунальник” җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Насыйров та техника белән ярдәм итәргә вәгъдә биргән.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.