+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
9 август 2021, 11:30

Мөхәммәд галәйһиссәләмнең хикмәтле киңәшләре

Нинди генә авырлыклар килмәсен – рух көчен җуймагыз: игелекле, яхшы сүз күңелегездә гел яңгырап торсын.

Мөхәммәд галәйһиссәләмнең хикмәтле киңәшләре
Мөхәммәд галәйһиссәләмнең хикмәтле киңәшләре

Ниндидер күңелсез хәл булса, “әгәр болай иткән булсам...” дип әйтмә, булган хәлне Аллаһның тәкъдире буларак кабул ит.

Нәрсәдәндер шикләнәсең икән, шуны калдыр. Шикләнмәгән нәрсә белән генә эш ит. Дөрестән дә, хакыйкать ул – тынычлык, ә ялган (дөрес булмаган нәрсә) ул – шикләнү.

Нәрсә дә булса эшләргә ниятләгәндә, бу эшнең нәтиҗәләре турында әйбәтләп уйла.

Ниндидер начар гамәл кылсаң, аның артыннан шунда ук яхшылык эшлә һәм кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә бул.

Нәрсәдер әйтергә теләсәң, яхшыны гына әйт. Шулай булмаса – дәшмә.

Күзләр елап, йөрәк кайгырса да, Аллаһ разый булган сүзләр генә әйтик, дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: