Намаздан соң тәсбих тартуның савабы бик зур. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Кем намаздан соң утыз өчәр тапкыр “сөбханаллаһ”, “әлхәмделиллаһ”, “Аллаһу әкбәр” һәм йөзенчесендә “Ләә иләһә иллАллаһу уәхдәһу ләә шәрикә ләһү Ләһул-мүлку уә ләһул-хәмду уә һувә гәлә күлли шәйиин кадиир” дисә, диңгез күбеге кадәр гөнаһлары булса да, ярлыканыр иде”, - ди. Без бу саваптан мәхрүм калырга тиеш түгел.
Казага калган намаз өчен өч тапкыр “Аятел-көрси” уку да җитә дию - хорафат. Аңа ышанырга кирәкми.
Намаз вакытын көтеп алгансың икән, аны ашыкмыйча дөрес итеп укырга кирәк. Тиз укыган очракта ул намаз намаздан китми торган тизлек булырга тиеш түгел. Һәр хәрәкәт һичьюгы "сөбханаллаһ" дип әйтерлек микъдарда булу зарур. Тиз укылган намаз дөрес санала, әмма савабы азрак була.
Кайбер кешеләр намаздагы сүрәләрне уй белән генә укый. Шулай күңелдән генә уку дөрес түгел. Намазның һәр сүрәсе тел белән әйтелеп, иреннәрне селкетеп укылырга тиеш, дип яза “Ислам нуры”.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин.