-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
16 август 2021, 10:35

“Аллаһтан гафу сора!”

Бервакыт имам Хәсән Әл-Басрига фәкыйрьлеккә зарланып бер кеше килә. Имам аңа: “Аллаһтан гафу сора!” – ди.

“Аллаһтан гафу сора!”
“Аллаһтан гафу сора!”

Аннан соң башка кеше килә һәм балалары юклыгына зарлана. Имам Хәсән аңа да: “Аллаһтан гафу сора!” – ди. Өченче кеше килеп, бакчасы корыганга зарлана, имам аңа да: “Аллаһтан гафу сора!” – ди.

Шуннан берәү: “И, имам, кем генә сиңа борчуы белән мөрәҗәгать итмәсен, син аларга гафу үтенергә киңәш иттең. Ни өчен?” – дип сорый.

Хәсән Әл-Басри: “Мин Коръәнгә берни өстәмәдем”, – ди. Һәм шушы аятьләрне китерә: “Тәүбә итеп Раббыгызга истигъфар кылыгыз, гафу сорагыз, шиксез, Ул гөнаһларны ярлыкаучы. Вә сезгә күктән яңгырны коеп яудырыр. Вә сезгә мал белән ярдәм итәр һәм балалар биреп куәтләр, дәхи җимеш үстерә торган бакчалар һәм елгалар бирер” (“Нух” сүрәсе, 10-12нче аятьләр).

Шул сәбәпле галимнәр кыенлык кичерүчегә Аллаһтан күп мәртәбә гафу сорарга киңәш итә. Бу күпсанлы бәрәкәтләр китерер, иншә Аллаһ, дип яза “Ислам нуры”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: