+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
18 август 2021, 17:50

Дин һәм милли тормыш бергә булырга тиеш!

Бүген Кырмыскалы районында дин әһелләре, авыл биләмәләре башлыклары катнашлыгында узган “Милли үзенчәлек һәм дин” мөселман форумында бу фикер чараның башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылып барды.

Дин һәм милли тормыш бергә булырга тиеш!
Дин һәм милли тормыш бергә булырга тиеш!

Чараның исеменнән үк күренүенчә, биредә рухи, милли, дини тормышыбызның һәм мөселман җәмгыятенең мөһим мәсьәләләре тикшерелде. Монда күтәрелгән проблемалар уңай хәл ителсен, күп көч салып оештырылган форум нәтиҗәле булсын өчен ул, күркәм йола буенча, Коръән сурәләре укудан башланды.
Ә чара, чынлап та, зур колач алды. Район хакимияте җитәкчелеге, Үзәк диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге, Уфа шәһәре һәм районыбыз мәчетләренең имамнары катнашуы да аңа зур мәртәбә өстәде.

Район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров үзенең чыгышын дин әһелләренә рәхмәт сүзләре белән башлады. Районда конфессияара мөнәсәбәтләр буенча комиссия булдырылган, иман йортларын рәсмиләштерү буенча эш тәмамланып килә, елдан-ел яңа мәчетәр ачыла. Имам-хатыйблар мөһим эш башкара, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә, байтак чаралар алар катнашлыгында үтә, пандемия чорында ярдәмнәре аеруча сизелерек булды, дип билгеләде Әлфир Фәрхәт улы, районыбызда төрле милләт һәм төрле конфессия вәкилләренең бердәм һәм тату яшәүләрен билгеләп.
Башкортстан Республикаcы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенең Өстәмә белем бирү һәм инновацион үсеш департаменты начальнигы Эльза Даянованың чыгышы үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә дини һәм бүгенге структураларның хезмәттәшлеге турында барды. Мәктәпләрдә “Дин нигезләре һәм дөньяви этика” фәненең укытылуы, шулай ук мәгриф учреждениеләрендә дә мәктәп програмасыннан тыш дини белем бирү мөмкинлекләре турында сөйләде.
“Башкортстан Республикасы мөселман хатын-кызлары берлеге” җитәкчесе Розалия Халикованың чыгышы, башлыча, залда утыручы укытучылар һәм авыл биләмәләре башлыклары өчен фәһемле булды. Шулай ук Розалия Идрис кызы районда “Башкортстан Республикасы мөселман хатын-кызлары берлеге”нең Кырмыскалы бүлекчәсен булдырырга, авыл биләмәләре башлыклары өчен махсус укулар оештырырга, дигән тәкъдимнәрен дә җиткерде.
Кырмыскалы районындагы 36 мәхәлләнең эшчәнлеге, социаль мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары турында районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Әбуталипов уртаклашты.
Бу форумны оештыруга зур өлеш керткән кешеләрнең берсе – Илтирәк авылы имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Ибраһимовның тәҗрибәсен күпләр хуплап кабул итте. Мәсәлән, ул берничә ел элек “Изге Нәүруз” мәчетендә имамлык иткән чорда, балаларга дини белем бирүдән тыш, “Яшь умартачы” түгәрәге дә оештырган һәм спорт юнәлеше буенча да төрле чаралар үткәргән. Ә агымдагы елда имам яшьләрне мич чыгару серләренә өйрәтергә ниятли. Халыкны, аеруча яшьләрне дин юлына менә шундый юнәлешләр аша җәлеп итү уңай нәтиҗә бирә, дип исәпли ул. Аның фикерен Борай районы имам-мөхтәсибе Рифат хәзрәт Зарипов дәвам итеп, балалар өчен җәйге лагерь оештыруы, аларны хәләл ризык белән тәэмин итү турында сөйләде.
Әйткәндәй, форумда мәгариф оешмаларын хәләл ризык белән тәэмин итү мөмкинлекләре турында Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенең “Хәләл” үсеш һәм индустрия үзәге җиткчесе Илнур Мөхәммәтҗанов сөйләде һәм бу уңайдан яңгыраган бихисап сорауларга да җентекле җавап бирде.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин һәм Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете вәкиле Мөхәммәт хәзрәт Галләмов билгеләвенчә, беренче мөселманнар форумының Кырмыскалы районында узуы очраклы түгел. Исемнәре киң билгеле булган беренче мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов, мәгърифәтче Мөхәммәтсәлим Өметбаев кебек бихисап бөек шәхесләребез - шушы җирдән, шушы туфрактан.
Шуңа да кунаклар һәм катнашучылар бу форумның нәтиҗәле һәм файдалы булуына, анда яңгыраган фикерләр һәм тәкъдимнәрнең эш-гамәлләр белән беркетелүенә зур ышаныч белдерә. Иншаллаһ, шулай булыр да!

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Дин һәм милли тормыш бергә булырга тиеш!
Дин һәм милли тормыш бергә булырга тиеш!
Дин һәм милли тормыш бергә булырга тиеш!
Дин һәм милли тормыш бергә булырга тиеш!
Дин һәм милли тормыш бергә булырга тиеш!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: