+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
18 август 2021, 10:15

Гашүрә көненең фазыйләтләре

Изге мөхәррәм аенең бер фазыйләтле көне - ул Гашурә. Ул - мөхәррәм аенең 10нчы көне (18 август).

Гашүрә көненең фазыйләтләре
Гашүрә көненең фазыйләтләре
Бу көнне Аллаһы Тәгалә бик күп пәйгамбәрләрне коткара. Шуңа күрә Рәсүлебез Мөхәммәднең (с.г.в.) сөннәте буенча, мөселманнар Гашүрә көнен Аллаһның пәйгамбәрләрен искә алу көне буларак, ике көн (мөхәррәмнең 10нчы көнендә һәм алдагы яки киләсе көндә) ураза тотып билгеләп үтә.

Хәдисләрдә килгәнчә, Гашүрә көнендә тотылган ураза өчен узган елның гөнаһлары гафу ителә, ә Гашүрә көнендә сәдака бирүчегә Аллаһы Тәгалә Өхед тавы кадәр савап бирер.

Шулай ук Гашүрә көнендә үз гаиләңне шатландыру, сөендерү бик күркәм гамәлләрдән санала, дип яза “Аллаһым. Биргәннәреңә мең шөкер!”

Аллаһ Тәгалә Гашүрә көнен исән-сау каршылап, гамәл-гыйбадәттә уздырырга насыйп әйләсен!

Фото: Динар Кәлимуллин

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: