+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
23 август 2021, 10:45

“Ачуыгызны эчкә йотыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез”

Без яхшылык эшләргә ашыгырга тиеш. Үзебезнең күңелебезне, калебебезне сафландырырга, яхшы сүзләр сөйләргә, гайбәткә кермәскә, ялганламаска тиеш.

“Ачуыгызны эчкә йотыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез”
“Ачуыгызны эчкә йотыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез”

Аллаһы Раббыбыз Коръән Кәримдә, “Әл-Гыймран” сүрәсенең 134нче аятендә: “Ачуыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә каршында сөйкемле бәндәләрдән булырсыз”, – ди. Кем дә булса берәүгә үпкәләп йөрсә – ул кешене кичереп, аның бәхиллеген алсын.

Хәтта безгә ниндидер начарлык эшләгән кешеләр турында да без яхшы сүзләр генә сөйләргә тиеш. Инде бу да көчебездән килмәсә, башкаларның начар гадәтен әйтми калу да яхшы булыр.

Хәрәм ризыклардан, эчемлекләрдән тыелып, телләребезне гайбәттән саклап, күңелләребезгә пакь уйлар салып йөрсәк, бәлки Аллаһының рәхмәте булып, күңел сафлыгына ирешербез. Истә тотыйк! Мөселманга гайбәт сөйләү дә, кешегә зыян кылу да хәрам санала, дип яза “Ислам нуры”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: