+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
26 август 2021, 09:55

Кешегә сәгать бүләк итәргә ярыймы?

“Кешегә сәгать бүләк итәргә ярамый, гомерне кыскарта. Сәгать бүләк итсәләр, ул кешегә 10 тиен булса да акча бирергә кирәк, диләр. Бу дөресме?”

Кешегә сәгать бүләк итәргә ярыймы?
Кешегә сәгать бүләк итәргә ярыймы?

Бу сорауга җавап бик гади. Шулай да, аңлаешлырак булсын өчен, бүләкләрнең ике төрле булуын искәртеп үтик: бүләк итәргә ярый торган әйберләр һәм бүләк итәргә ярамый торган әйберләр.

Нәрсә ярый/ярамый икәнен ничек аерырга соң? Монда бар да гади! Хәләл булган һәрнәрсәне бүләк итәргә ярый. Хәрам булган һәрнәрсәне ярамый.

Сәгать тыелган, хәрам әйберләр исемлегенә керми!
Димәк, сәгать бүләк итәргә ярый!

Ә “Сәгать бүләк итү гомерне кыскарта” дигән сүзләргә ышанырга ярамый! Гомерне һәм гомернең озынлыгын бары тик Аллаһы Тәгалә генә бирә, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: