+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
30 август 2021, 10:50

Дүшәмбе авыр көнме?

“Дүшәмбе – авыр көн”. Бу гыйбарә белән һәркем таныш.

Дүшәмбе авыр көнме?
Дүшәмбе авыр көнме?

Ә дүшәмбе - Исламда иң кадерле, матур көннәрнең берсе. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең туган көне дә дүшәмбегә туры килгән.

Дүшәмбе көнне кылган аерым бер гамәлләр өчен искиткеч зур савап та языла.

Әгәр дүшәмбе көннең җиңел узуын теләсәң, ураза тот. Аллаһының рәхмәтенә ирешергә, томышын бәрәкәтле итәргә теләгән һәркем нәфел уразасын тота ала. Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе уразалары нәфел уразаларыннан санала. Моның бик тә олуг гамәл булуы хакында Аллаһы илчесенең хәдисе бар.

Хәзрәти Гайшә радыяллаһу ганһә һәм Расүлебезнең сәхабәсе Әбү Һөрара радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең әлеге сүзләрен риваять иткәннәр: “Фәрештәләр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә гамәлләрнең хисабын күрсәтәләр, ә мин гамәлләремнең ураза кылган вакытта күрсәтелүен телим”.

Иртәгәсе көнне уразада уздырырга теләсәгез, “Раббым ният кылдым, әлеге дүшәмбе/пәнҗешәмбе уразасын тотмакка”,– дип ният кылырга кирәк булыр, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: