+13 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
3 сентябрь 2021, 17:40

Белоретта "Милләтләр бердәмлеге өчен" форумы уза

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2021елның июлендә расланган Русия Федерациясе милли иминлегенең яңа стратегиясе турында фикер алышу өчен 300дән артык мөселман руханилары, яшьләр һәм волонтерлар Белоретта җыелды. Чара Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылды.

Белоретта "Милләтләр бердәмлеге өчен" форумы уза
Белоретта "Милләтләр бердәмлеге өчен" форумы уза

Форумда мөселманнарның патриотлык, социаль һәм гражданлык активлыгы, аларның илнең иҗтимагый тормышында катнашуы, рухи традицияләрне һәм кыйммәтләрне саклау, балаларны әхлак һәм түземлектә тәрбияләү мәсьәләләре күтәрелде.

Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин билгеләп үткәнчә, форум диалог өчен белем бирү һәм практик мәйданчык булачак, сәяси һәм социаль медиация өлкәсендә руханиларның компетенцияләрен көчәйтергә ярдәм итәчәк.

- Русия мөселманы - ул һәрвакыт актив гражданин. Без янгын сүндерү һәм ковид белән көрәш өчен ничек мобилизацияләнә алуыбызны күрдек. Изге гамәлләрдә дә бердәм булырга тиешбез. Ә моның өчен имам заманча аралашу техникасына ия булырга: социаль челтәрләр алып барырга, киңкүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясарга, көнүзәк сорауларга җавап бирергә тиеш. Шул исәптән - үз шәһәре, төбәге һәм иле тормышында катнашу кирәклеге турында, - дип ассызыклады Айнур Биргалин.

Форумның беренче көнендә катнашучылар осталык дәресләрендә, социаль проектларны ачыклау һәм эшләтеп җибәрү буенча проект сессияләрендә булды.

Икенче көнне, 3 сентябрьдә, «Хәзерге җәмгыятьтә рухи иминлекне һәм гражданлык тәңгәллеген тәэмин итү» фәнни-гамәли семинар узды. Семинарның көн тәртибендә - милли һәм дини мөнәсәбәтләр, Русиядә дини белем һәм тәрбия, кадрлар әзерләү мәсьәләләре.

Дәүләт җыелышы-Корылтай вице-спикеры Эльвира Аеткулова чарада катнашты, ул Русия законнары системасы дин, дини белем (дини мәктәпләр, югары мәктәпләр) өчен барысын да эшли, дип ассызыклады. Ул форумның традицион булуын теләде, аның сүзләренчә, күбрәк кеше, шул исәптән яшьләр, исламга килә, шуңа күрә мөселман руханиларында - аерым җаваплылык һәм миссия. Аның сүзләренә караганда, имамнарга шатлык минутларында да, кайгылы минутларда да, мөһим җаваплар ишетү өчен, мөһим сораулар белән дә киләләр. Алар белән вакциналау турында киңәшләшәләр, тулаем алганда, рухи һәм физик сәламәтлек турында. Алар үсеп килүче буынны тәрбияләүгә үз өлешен кертә, дөньяга карашы һәм дөньяны кабул итүгә, төп кыйммәтләргә нигез салалар.

- Бездә хәзер дин тотучыларга ярдәм итү өчен төп шартлар тудырылган: Конституциягә Аллаһ телгә алына торган пункт кертелде, гражданның күңеленә хуш килгән динне тота алу хокукы бар, - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Эльвира Аеткулова. - Шулай ук, сез беләсез, дин тотучыларның хисләрен яклаган маддә бар, моның өчен җәза каралган. Русия - дөньяви дәүләт булуга карамастан, аңлыйбыз, безнең рухи лидерлар үткәрә торган эшне бергәләп башкарырга кирәк. Алга таба да милләтара, динара татулыкка йөз тотачакбыз.

Фото: ДУМ РБ.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: