+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
6 сентябрь 2021, 10:20

Йорт нигезенә нинди дога язып күмәргә?

«Иске йортны сүтеп, урынына яңаны салырга булдык. Йорт нигезендә 4 почмак саен тимер акчалар чыкты. Күршебез йортта акча күп булсын өчен шулай эшләгәннәр, сезгә яңа нигезгә дога язылган кәгазь күмеп калдырырга кирәк, диде. Нинди дога язып күмәргә кирәк?»

Йорт нигезенә нинди дога язып күмәргә?
Йорт нигезенә нинди дога язып күмәргә?
Безнең әби-бабаларда дин белән гореф-гадәтләр бик тыгыз бәйләнгән. Гореф-гадәт булган гамәлне дә диндә шулай язылган дип сөйләүчеләр бар.

Йортның нигезенә ни акча, ни дога - берни дә күмеп калдырырга кирәкми. Чөнки болар - хорафат. Барысы да: байлыгы да, иминлеге дә - Аллаһыдан.

Әгәр йортта иминлек, Ислам нуры булуын теләсәгез, дога күмеп калдырырга түгел, ә көн саен дога укырга, йорт төзегәндә, әзер йортка кергәндә, чыкканда, гомумән, һәр эшне башлаганда «Бисмилләһир-рахманир-рахим» сүзләреннән башларга, һәрдаим йортта Коръән яңгыратырга, намаз укырга кирәк.

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) «Йортларыгызны каберлеккә әйләндермәгез» дигән сүзләре бар. Әбү Һөрайра (Аллаһы аннан разый булсын) Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) бу сүзләрен намаз укылмаган, Коръән яңгырамаган йорт кабер кебек караңгы, нурсыз була дип аңлата.

Димәк, йорт нигезенә дога язылган кәгазь күмеп калдырып кына берни дә үзгәрми.

Аллаһы һәркайсыбызга иманлы тормыш насыйп итсен, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: