+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
9 сентябрь 2021, 11:00

Дин һәм милли тормыш бергә булырга тиеш!

Кырмыскалы районында дин әһелләре, авыл биләмәләре башлыклары, укытучылар, милли иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашлыгында узган “Милли үзенчәлек һәм дин” мөселман форумында бу фикер чараның башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып барды.

Дин һәм милли тормыш бергә булырга тиеш!
Дин һәм милли тормыш бергә булырга тиеш!

Чараның исеменнән үк күренүенчә, биредә рухи, милли, дини тормы­шы­бызның һәм мөселман җәмгыятенең мөһим мәсьәләләре тикшерелде. Монда күтәрелгән проблемалар уңай хәл ителсен, күп көч салып оештырылган форум нәтиҗәле булсын өчен ул, күркәм йола буенча, Коръән сурәләре укудан башланды.
Ә чара, чынлап та, зур колач алды. Кырмыскалы районы хакимияте җи­тәкчелеге, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вә­киллеге вәкилләре катнашуы да аңа зур әһәмият өстәде.
Район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров үзенең чыгышын дин әһел­ләренә рәхмәт сүзләре белән башлады. Районда конфессияара мөнәсә­бәтләр буенча комиссия булдырылган, иман йортларын рәсмиләштерү буенча эш тәмамланып килә, елдан-ел яңа мәчетләр ачыла. Имам-хатыйблар мөһим эш башкара, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә, байтак чаралар алар катнашлыгында үтә, пандемия чорында яр­дәмнәре аеруча сизелерлек булды, дип билгеләде Әлфир Фәрхәт улы, районыбызда төрле мил­ләт һәм төрле конфессия вәкилләренең бердәм һәм тату яшәүләрен билгеләп.
Башкортстан Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенең Өстәмә белем бирү һәм инновацион үсеш департаменты җитәкчесе Эльза Даянованың чыгышы үсеп килүче буынны рухи-әхлакый яктан тәрбия­ләүдә дини һәм дәүләт структура­ларының хезмәттәшлеге турында барды. Мәктәпләрдә “Дин нигезләре һәм дөньяви этика” фәненең укытылуы, шулай ук мәгариф учреж­дение­ләрендә дә мәктәп программасыннан тыш дини белем бирү мөмкин­лекләре турында сөйләде. Башкортстан мөселман хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Розалия Халикованың чыгышы, башлыча, залда утыручы укытучылар һәм авыл биләмәләре башлыклары өчен фәһемле булды. Шулай ук Розалия Идрис кызы Башкортстан мөселман хатын-кызлары берлегенең Кырмыскалы бүлекчәсен булдырырга, авыл биләмәләре башлыклары өчен махсус укулар оештырырга, дигән тәкъдимнәрен дә җиткерде.
Кырмыскалы районындагы 36 мәхәлләнең эшчәнлеге, социаль мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары турында районның имам-мөх­тәсибе Ирек хәзрәт Әбүталипов уртак­лашты. Әлбәттә, авыл имамна­рының эшчәнлеге җиңелдән түгел. Иртәнге һәм кичке намазларны үткәрүдән тыш, мәчетнең хуҗалык проблемаларын хәл итү дә аларның иңнәренә ята. Шул ук вакытта никах уку, исем кушу, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату кебек дини йолаларны башкарырга кирәк. Имамнарның күбесе бу бурычларны башкару белән бер­рәттән кайдадыр эшләргә дә мәҗбүр. Бу, әлбәттә, эшнең сыйфатына йогынты ясамый калмый. Шушы уңайдан имамнарга хезмәт хакы түләү турында күптән сөйлиләр, ләкин әлегәчә бу мәсьәлә ачык кала. Форумда мәсьәлә янә күтәрелде. Кунаклар билгеләвенчә, мәсьәлә хәл ителә. Шулай ук планнарны тормышка ашыруда грантлар ярдәмгә килә. Әйткәндәй, проектлар язу буенча имамнарга ярдәм күр­сәтелүе турында узган җые­лышларда әйтелгән иде инде. Шулай ук, кунаклар билгеләвенчә, имамнарга эшкуарлык белән шөгыльләнү дә рөхсәт ителә. Мәсәлән, Пәйгамбә­ребез Мөхәм­мәднең (с.г.в.) дә сәүдә­гәр булуын билгеләүче мәгълүматлар китерелде. Районыбыз имамнарының күбесе шулай эшли һәм яши дә, бу ике юнәлешне алар бергә уңышлы алып бара.
Форумны оештыруга зур өлеш керткән кешеләрнең берсе – Илтирәк авылы имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Ибраһимовның тәҗрибәсен күпләр хуплап кабул итте. Мәсәлән, ул берничә ел элек “Изге Нәүруз” мәчетендә имамлык иткән чорда, балаларга дини белем бирүдән тыш, “Яшь умартачы” түгәрәге оештырган һәм спорт юнәлеше буенча төрле чаралар үткәргән. Ә агымдагы елда имам яшьләрне мич чыгару сер­ләренә өйрәтергә ниятли. Халыкны, аеруча яшьләрне дин юлына менә шундый юнәлешләр аша җәлеп итү уңай нәтиҗә бирә, дип исәпли ул. Мондый тәҗ­рибәне киләчәктә башка мәчет­ләрдә дә кулланырга кирәк­легенә басым ясалды. Исмәгыйль хәзрәтнең фикерен Борай районы имам-мөхтәсибе Рифат хәзрәт Зарипов дәвам итеп, балалар өчен җәйге лагерь оештыруы, аларны хәләл ризык белән тәэмин итү турында сөйләде. Әйткәндәй, форумда мәгариф оешмаларын хәләл ризык белән тәэмин итү мөмкинлекләре, хәләл продукция җитештерү өчен сертификат алу турында Башкортстан мөсел­маннары диния нәзарәтенең “Хәләл” үсеш һәм индустрия үзәге җитәкчесе Илнур Мөхәммәтҗанов сөйләде, бихисап сорауларга җен­текле җавап бирде. “Хәләл” продук­циянең ни икәнен бүген күбебез белеп тә бетерми. Гадәттә, иң мөһиме – дуңгыз итеннән генә булмасын дип уйлыйбыз. Ә аның мәгънәсе бик тирәндә. Хәләл ри­зыкның, бу очракта итнең, сәламәтлек өчен дә файдасы зур, чөнки аның сыйфатына һәм хәвефсез булуына аерым таләпләр куела. Ә менә мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына хәләл туклануны кертү өчен тәрбиялә­нүчеләрнең, укучылар­ның һәм ата-аналарның ризалыгы булырга тиеш. Бу тема район мәктәп­ләрендә ата-аналар җыелыш­ларында тикше­реләчәк, шуннан соң гына карар кабул ителәчәк.
Мондый чараның иң тәүдә Кырмыскалыда үткәрелүе һич кенә дә очраклы түгел. Исемнәре киң билгеле булган беренче мөфти Мөхәммәтҗан Хөсә­енов, мәгърифәтче Мөхәммәтсә­лим Өметбаев кебек бихисап бөек шәхес­ләребез шушы җирдән, шушы туфрактан.
Эксперт сыйфатында чыгыш ясаган Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете вәкиле Мөхәммәт хәзрәт Галләмов бу фо­румның нәтиҗәле һәм файдалы булуына, анда яңгыраган фикерләр һәм тәкъдимнәрнең эш-гамәлләр белән беркетелүенә зур ышанычын белдерде. Чөнки бу көнне урындагы власть, җәмәгатьчелек һәм дин әһелләре җыелган проблемаларны уртага салып сөйләште. Димәк, бердәм тотынганда, алар чишелеш табачак. Монысы беренчедән булса, икенче яклап, изге башлангычларга нигез салучы, алдан йөрүче кеше­ләребез бар. Исмәгыйль Ибраһимов үзе дә еш кына шундый чараларда катнаша. Анда алган тәҗ­рибәсен һәм уңышлы идеяләрен башкалар белән уртаклашасы килә иде. Бу уй-ният­ләре тормышка ашты, аның тәкъдиме район хакимияте һәм фи­кердәшләре тарафыннан хупланды. Әлеге форум нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде, ул исә райондагы дини оешмаларның эшчәнлек юнәлеш­ләрен билгеләгәндә, эшнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген арттыру өчен нигез булачак.

Эльвира Ямалетдинова, "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.

Дин һәм милли тормыш бергә булырга тиеш!
Дин һәм милли тормыш бергә булырга тиеш!
Дин һәм милли тормыш бергә булырга тиеш!
Дин һәм милли тормыш бергә булырга тиеш!
Дин һәм милли тормыш бергә булырга тиеш!
Дин һәм милли тормыш бергә булырга тиеш!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: