+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
11 сентябрь 2021, 10:05

Намаз кешене бозык эшләрдән тыя

Намазның кеше тормышын үзгәртүдә бик зур йогынтысы бар. Әгәр кеше намазын чын күңеленнән укыса, намазы аның күңелен пакьләп, ул гөнаһлардан үзе китәчәк.

Намаз кешене бозык эшләрдән тыя
Намаз кешене бозык эшләрдән тыя

Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә: «Намаз кешене явыз һәм бозык эшләрдән тыя», – дип әйтә.

Пәйгамбәребезгә бер кеше килә дә, мин бер кешене беләм, ул үзе урлый, үзе намаз укый, ди. Пәйгамбәребез, намаз укымасын, димәде, намазында ихлас булса, тиздән намазы урлашудан туктатыр, диде. Әгәр бер кеше «мин биш намазымны укыйм» дип күкрәк кагып, аннары урлашып, аракы эчеп яки зина кылып йөрсә, димәк, ул кешенең намазын укуында шик бар.

Намаз кешенең күңелен төзәтә, төзек күңел яман эшкә тартылмый. Намаз укудан куркырга кирәкми. Кайбер хатын-кызлар: «Мин намазымны укыр идем, әмма яулык бәйләп йөри алмыйм», – диләр. Намаз укымауның гөнаһы яулыксыз йөрүгә караганда йөз, бәлки мең тапкырга күбрәк. Намаз вакыты кергән икән, яулыгыңны бәйлә, күлмәгеңне ки дә намазыңны укы. Намазың ихлас булса, яулыгын да бәйләрсең, Аллаһ теләсә. Аллаһы Тәгалә беренче адымны бездән көтә, икенчесен безгә таба Үзе ясый. Раббысына якынаю юлын эзләүчене Ул Үзе якынайта, дип яза "Ислам нуры".

Фото: "Ислам нуры".

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: