+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
11 сентябрь 2021, 19:00

Ярмәкәй районында яңа мәчет төзелә башлады

11 сентябрьдә Ярмәкәй районының Колбай авылында истәлекле вакыйга булды - яңа мәчеткә нигез салынды. Төзелеш "Атайсал" проекты кысаларында алып барыла. Мәчет төзү турындагы карар авыл халкы җыенында 2020 елда кабул ителгән иде.

Ярмәкәй районында яңа мәчет төзелә башлады
Ярмәкәй районында яңа мәчет төзелә башлады

Колбай авылы Кызыл Яр авыл Советы составына керә. Аңа XVIII йөзнең беренче яртысында Кыр-Ялан волостеның Сыгрян дип аталган җирләрендә нигез салынган. Торак пункты 1840 елларга кадәр шулай дип аталган, ул үзенең заманча атамасын вотчинник Колбай Тукаев хөрмәтенә алган.

1906 елда авылда зур янгын чыга һәм бары тик өлешчә янган мәчет кенә исән кала. Яңа мәчетне Юныс бай үз акчасына төзеткән. 1933-34 елларда бу мәчетнең манарасы җимерелә, ә аның бинасы 80нче елларга кадәр авыл клубы булып хезмәт итә. Авыл клубы өчен яңа бина төзелгәч, искесен сүтәләр.

Яңасы 70 квадрат метр мәйданлы агач мәчет булачак. Проект-сметасы әзер. Ул Колбай авылында туып-үскән кешеләр акчасына эшләнгән. Аерым алганда, мәчет төзү өчен Вәзих Имам улы Ситдыйков һәм Рәшидә Бәдретдин кызы Шәйдуллина 200 мең сум күләмендә акча биргәннәр.

Мәчет 30га якын кешене сыйдырачак.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга тантаналы чарага мәртәбәле кунаклар килде: Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Ярмәкәй районы хакимияте башлыгы Илшат Райманов, Чуваш Республикасы имам-ахуны Наил Галәветдинов.

«Бүген җәмгыятебездә иман яңара. Һәр гамәл ниятләргә бәйле. Сез мәчет төзергә булдыгыз. Бу төзелешне Ходай ярдәме белән тәмамларсыз дип ышанам. Мәчет матур һәм уңайлы булыр дип уйлыйм», - диде Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.

Фото: Ярмәкәй районы хакимияте.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: