+4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
13 Сентября 2021, 06:45

Коръән китабының урыны

Коръән – Аллаһы Тәгаләнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең өммәтенә биргән олы бүләге. Бирелгән бүләкне хөрмәтләү тиеш.

Добавить в предпочтительные источники Google
Коръән китабының урыныКоръән китабының урыны
Коръән китабының урыны
Коръәнне яткырып куйганда алгы ягын өскә куярга кирәк, ягъни “Әл-Фатихә” сүрәсе өске якта булырга тиеш.

Бастырып куярга да мөмкин. Коръән китабы һәрвакыт иң югары, пакъ урында булырга тиеш.

Коръән кендектән дә түбәнрәк булырга тиеш түгел.

Коръән китабын тезгә куеп уку да әдәпсезлек санала. Коръән өстенә бер нәрсә дә куярга кирәк түгел.

Коръән – Аллаһы Тәгаләнең сүзе. Бу китап үзенә карата хөрмәт таләп итә. Коръәнне пакъ күңел, пакъ тән белән генә укырга ярый. Аллаһы Тәгалә бу турыда Коръән китабында үзе кисәтә (“әл-Вакыйга” сүрәсе, 79нчы аять).

Коръән укыр өчен, нәкъ намаз укырга әзерләнгәндәгечә тәһарәт кирәктер.
Су таба алмаган кешегә тәямум кылып Коръән укырга мөмкин. Хатын-кызлар хәезле вакытларында һәм бала тапкач 40 көн дәвамында Коръән китабына тотынмаслар һәм китапка карап укымаслар ә күңелдән белгәннәрен генә укырлар, - дип яза “Ислам нуры”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин