+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
29 сентябрь 2021, 12:34

Изге гамәл кылдылар

Балтачта җыелган гошер сәдакасы Уфадагы Ислам университетына юлланды.

Изге гамәл кылдылар
Изге гамәл кылдылар

Агымдагы елның 11-12 сентябрендә Балтач районының Иске Балтач авылындагы “Үзәк мәчет”тә гошер сәдакасы җыю оештырылды.

Гошер — ул зәкят сәдакасының бер төре. Аның да үз нисабы бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: “Су сипми үстереп алган уңышның — уннан берен, ә хезмәт куеп, су ташып сибеп үстерелгәннең егермедән бер өлешен сәдака итеп бирергә тиешбез”, — ди. Ягъни ун чиләк бәрәңгенең бер чиләге булып чыга.
Гошерне кемгә бирергә тиешбез?
— Фәкыйрь-ярлыларга, ятимнәргә, авыру сәбәпле, үзе яшелчә үстереп ризыклана алмаучыларга бирә аласыз. Электән үк мәдрәсәләргә, дини гыйлем алучы шәкертләргә бирү гадәте дә бар. Авыл җирләрендә гошер сәдакасын җыюны мәчетләр оештыра һәм алар мәдрәсәләргә илтеп тапшыра. Гомәр (р.г.) үзенең бер вәгазендә, бөтен дөнья малын бер кашыкка тутырып кулыма бирсәләр, мин аны динне өйрәнүче бер шәкертнең авызына салыр, ягъни ризыкландырыр идем, ди. Димәк, гошерне мәдрәсәләргә бирү дә зур саваплы гамәл булып тора, — ди “Үзәк мәчет” имам-хатыйбы Филүс хәзрәт Камалетдинов.
Изге гамәлгә кушылган мөселманнар бу көннәрдә гошер сәдакасы итеп бәрәңге, шулай ук кишер, чөгендер, суган, кәбестә, кабак, ташкабак, алма, салат, компот, кайнатма һәм башка ризыклар китерде. Җыелган гошер сәдакасы, Уфа шәһәреннән килгән автомашинага төялеп, Үзәк диния нәзарәте каршындагы Русия Ислам университеты шәкертләренә озатылды.
— Изге гамәлгә кушылган барлык райондашларга рәхмәт. Бирергә өлгермәгәннәренә дәгъват булсын, киләчәктә алар да иманга килеп, туры юлга басарлар, — ди имам-хатыйб Филүс хәзрәт Камалетдинов.

Аида ХӘЙРЕТДИНОВА.
Балтач районы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: