+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
9 октябрь 2021, 19:50

Уфада Русия Ислам университетының яңа корпусы ачылачак

9 октябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте резиденциясендә булды, аның территориясендә Русия Ислам университетының төзелә торган корпусын карады.

Уфада Русия Ислам университетының яңа корпусы ачылачак
Уфада Русия Ислам университетының яңа корпусы ачылачак

Аны Тукай урамында республика ярдәме белән тергезәләр.

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин сөйләвенчә, уку йорты - илдә 7 Ислам университетының берсе. Анда Русия төбәкләреннән һәм Бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән 850 студент белем ала. Яңа бинаны ачу 2022 елның сентябрендә планлаштырыла.

Республика җитәкчесе төзелә торган корпусның бүлмәләрен – уку сыйныфларын, тулай торакны, ашханәне карады. Объектны файдалануга тапшыру өчен эчке бизәкләү һәм инженерлык системаларын монтажлау эшләрен төгәлләргә кирәк.

Радий Хәбиров барлык эшләрне дә вакытында тәмамлау, шулай ук тирә-юньне төзекләндерү бик мөһим, дип билгеләп үтте. Республика бу юнәлештә барлык кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: