+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
11 октябрь 2021, 13:00

Яңа Уразайда мәчет ачылды

Краснокама районында ел саен берничә мәчет ачылуы биредә иманлы, ата-бабалар традицияләренә тугры халык яшәве турында сөйли. Күптән түгел генә Иске Янъегет, Ялгызнарат авылларында мәчетләр ачылган иде, сентябрь ае Яңа Уразай авылы халкына да шатлык китерде — биредә эшкуарлар, авыл халкы көче белән төзелгән мәчет ишекләрен ачты.

Яңа Уразайда мәчет ачылды
Яңа Уразайда мәчет ачылды
Менә 70 елдан соң авылда кабат азан тавышлары яңгырый, олы яшьтәге кешеләр күз яшьләрен сөртә, алар әле авылдагы иске мәчетне дә хәтерли. Илленче елларда, дингә каршы көрәш барганда, юкка чыгарылган иман йорты авылның ямен дә алып китте кебек. Бүген, шөкер, бу ямь кире кайтты. Авыл булдыклысы Рәфыйк Хуҗин тырышлыгы белән иман йорты калкып чыкты.
— Бик күпләр мәчет төзелешенә ярдәм итте. Рим Малихов гаиләсенең акчалата керткән өлеше әйтеп бетергесез зур, алар төзелешнең төп спонсоры булды дисәм һич тә арттыру түгел. Шулай ук Илсөяр Әкрамова зур ярдәм күрсәтте, авылдашларның берсе дә читтә калмады. Мөфтият ярдәм итте — зур рәхмәт аларга! Хәзер инде безнең мәчеттә барысы да бар, мәчетебез балкып тора, — ди Рәфыйк Хуҗин.
Авыл халкын бу зур бәйрәм белән котларга район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин да килде.
— Мәчет салган кешеләр бик саваплы. Шөкер, районда ел саен берничә мәчет ачыла. Менә бүгенге көндә Яңа Мошты авылында да мәчет төзелә. Яңа Уразайга бүген башкача ямь кергән. Мәчетнең гомере озын, эче халык белән тулы булсын! — дигән теләк белдерде Рөстәм Марат улы.
Бәйрәмнең олы кунагы — Русиянең Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.
— Моннан 42 ел элек, мөфти булып эшли генә башлаган чагымда, безнең илдә 340 мәчет бар иде. Башкортстанда — 16, Татарстанда — 15. Хәзер, Сөбханаллаһ, Башкортстанда җәмгысы 1 200 мәчет бар! Күрше Татарстанда — 1400. Бу зур шатлык. Динебез, иманыбыз кире кайта, димәк. Мәчетсез авыллар бик сирәк. Мәчет төзү — изге эш, анда катнашкан һәркемгә савабы булсын! — диде Баш мөфти.
Мәчет төзелешенә сизелерлек өлеш керткән авыл халкы Тәлгать хәзрәт кулыннан Рәхмәт хаты алды. Ә Рәфыйк Хуҗинга ул чалма һәм халат бүләк итте. Хәзер инде имам-хатыйб мәчеттә дини тәрбия бирәчәк, балаларны укытачак.
Авыл халкы, әлбәттә, бу вакыйгага бик шат.
— Балаларның дингә тартылуы сөенечле. Бик күбесе мәчеттә укырга теләк белдереп, атлыгып тора, кайберләре инде хәтта гарәп хәрефләрен дә таный. Бик озак көттек бу вакыйганы. Ходайга шөкер — көтеп алдык! Барчасына да мең рәхмәт! — ди авылның 91 яшьлек ветераны Җиһанур Саматова.
Гомергә дин тоткан, Аллаһы Тәгаләне зурлаган дәү әти-дәү әниләренең иманы сабыйларга күчкәндер, шуңа да аларның иман йортына тартылуы көчледер, дип юрыйк. Шулай икән, димәк, авыл алга таба да динле, иманлы булачак, киң күңелле кешеләре, матур эшләре белән дан тотачак.

Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: