+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
15 октябрь 2021, 14:50

Мәүлид — Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне

Мәүлид пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламгә кагылышлы истәлекле көн булып санала.

Мәүлид — Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнеМәүлид — Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне
Мәүлид — Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне
 Ул рабигуль-әүвәл ае белән бәйләнгән. Чөнки тарихи мәгълүматларга караганда, Аллаһ Илчесе нәкъ менә бу айда туган, һәм шушы айда ул вафат та булган. Быел Мәүлид кичәсе 17-18 октябрьгә (11-12 рабигуль-әүвәл) туры килә.

Танылган дин галимнәре (мәсәлән, Ибн Хәҗәр (1372–1448) һәм әс-Сүйүти (1445–1505)) фикеренчә, Мәүлид “игелекле һәм рөхсәт ителгән яңалык” (бидгъа хәсәнә) булып тора. Бу фикер шуңа нигезләнә: әлеге истәлекле дата үзе белән бернинди дә тискәре нәрсәләр алып килми, киресенчә, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам турында күбрәк искә төшерергә мөмкинлек бирә. Әлбәттә, бу игелек булып тора.
Дәүләт дәрәҗәсендә Мәүлид беренче тапкыр XIII гасыр башында Эрбил шәһәренең мөселман идарәчеләре башлангычы белән билгеләп үтелә башлый. Бу чара алдыннан ул вакыттагы абруйлы дин галимнәре җыены уза, алар бу көнгә карата үз фикерләрен әйтә. Дин галимнәре Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламне искә алу, аңа салаватлар әйтү һәм аның тормыш юлын (сира) өйрәнүнең Аллаһ тарафыннан хупланган гамәлләр булып торуын һәм Коръән һәм Сөннәт белән раслануын билгеләп үткән.
Аллаһы Тәгалә болай дип әйткән: “Һичшиксез, Аллаһ һәм Аның фәрештәләре Пәйгамбәргә салават әйтәләр. И иман китерүчеләр! Аңа салават әйтегез һәм сәламләү белән сәламләгез” (Коръән, “әл-Әхзәб” сүрәсе, 56нчы аять).
Ә хәдисләр буенча: “Әгәр аның күңелендә Пәйгамбәр балалары, әти-әниләре һәм башка кешеләрдән сөйкемлерәк саналмый икән, ул чын мөэмин булып саналмас”  (Әл-Бохари “Сахих”ы, 15). “Кем дә булса башка кешене көферлектә гаепләде икән, аның үзенә бу гөнаһ әйләнеп кайта”  (Әл-Бохари “Сахих”ы, 6104; Мөслим “Сахих”ы, 60).

Файдасы
Мәүлиднең аермалы ягы шунда – салаватларны күп итеп, төрле-төрле итеп уку, дини яктан караганда, “Мөхәммәд пәйгамбәргә, аның гаиләсенә һәм кавеменә салаватлар әйтү” дигәнне аңлата. Әлбәттә, салаватларны Мәүлид вакытында гына түгел, ә башка вакытта да укырга кирәк. Моннан тыш, салаватлар көненә, ким дигәндә, биш тапкыр намаз укыган вакытта әйтелә. Шуңа карамастан, Мәүлидне барлык халык белән үткәрү тагын да тантаналырак була. Өстәвенә, Аллаһы Тәгалә риза була торган бу эшкә тагын да күбрәк кеше кушыла. Юкка гына Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәллам болай дип әйтмәгән: “Кем миңа ихластан бер тапкыр салават әйтте икән, аңа Аллаһ ун тапкыр рәхмәтен җиткерер, ун начар гамәлен сызып ташлар, ун баскычка югары күтәрер”  (Ән-Нәсаи “Сөнән”е, 1297).
Русиядә дә, чит илләрдә дә мөселманнарга юк кына нәрсәләрдән дә тәм табу һәм шатлану, Ислам белән горурлану сыйфатлары җитеп бетми. Нәтиҗәдә кайбер мөселманнарның бик күп дин тотучылар йөз тоткан мәдәни җирлек белән бәйләнеше югала. Әлбәттә, мөселманнарга үзләре өчен чит булган тормыш рәвешенә иярергә кирәкми, әмма, бөтенесен дә тыйган хәлдә, мөселманнар еш кына моны алмаштырырлык чаралар тәкъдим итми. Әйе, Исламда ике зур бәйрәм бар, әмма ул теге яки бу әһәмиятле вакыйгага бәйле булган истәлекле көннәрне билгеләп үтәргә ярамый дигәнне аңлатмый. Моннан тыш, Мәүлидне уздыру вакытында дәгъват – Ислам кыйммәтләренә чакыру өчен зур мөмкинлекләр ачыла. Шулай итеп, Мәүлид асылда мөселманнарның белемен арттыру өчен менә дигән чарадыр.
Инде билгеләп үтелгәнчә, мөселман дин галимнәре фикеренчә, Мәүлид “изге гамәл” булып тора, ә Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәллам болай дип әйткән: “Кем дә кем яхшы гадәткә башлангыч бирә икән, шул кеше моның өчен, һәм бу кешедән соң әлеге гадәтне дәвам иткән кешеләр өчен бүләк алыр, әмма аларның бүләкләреннән бернәрсә дә киметелмәс…” (Мөслим “Сахих”ы, 1017). Кайбер дин галимнәре, әлеге хәдисне шәрехләп, бу очракта бары тик Сөннәтне торгызу һәм яңарту турында гына сүз баруын әйтә. Әмма башка дин галимнәре Коръән укуның, Пәйгамбәргә салаватлар әйтүнең, Аллаһ Илчесенең тормыш юлын өйрәнүнең — барысының да Сөннәт булуын билгеләп үтә. Бу дин галимнәре Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламне бөтен халык белән искә алуның тагын да яхшырак юлы бармы-юкмы дип кызыксына. Мөселманнар чынлыкта Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлламнең туган көнен билгеләп үтми, әмма башлангыч нокта итеп нәкъ менә шушы көн алынган, чөнки ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам белән бәйләнгән. Моннан тыш, кайбер риваятьләр буенча, Рәсүлүллаһның үлеме дә шушы көнгә туры килә . Шуңа күрә кешелек тарихындагы соңгы Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлламне искә алу өчен календарьда моннан да кулай көн юк.
Шулай итеп, Мәүлидне билгеләп үтүне кыю рәвештә Аллаһ Илчесе әйткән “яхшы гадәт” дип тә, дин галимнәре әйткән “Сөннәтне торгызу, яңарту” дип тә атарга була . Кемгәдер ошаса да, ошамаса да, дин галимнәре арасында бу мәсьәләдә ихтиләф (фикер төрлелеге) хөкем сөрә, ә бу Мәүлидне уздыру хокукын бирә.
Әйтелгәннәрдән чыгып, мондый нәтиҗәгә килергә мөмкин:
– беренчедән, Мәүлидне уздыру көнен исәпкә алмаганда, Коръән укылган һәм Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлламгә салаватлар әйтелгән дини җыелыш (мәҗлес) асылда яңалык кертү булып тормый;
– икенчедән, Мәүлидне яңалык кертү дип санаганда да, күп кенә танылган дин галимнәре яңа күренешләрнең төрле булуын – арасында начары да, яхшысы да булуын билгеләп үткән; шундый теологлар фикеренчә, Мәүлид, һичшиксез, мактала торган яңа күренешләр исәбенә керә;
– өченчедән, дин галимнәре арасында яңалык кертүгә, бу очракта турыдан-туры Мәүлидкә карата ихтиләф (фикер төрлелеге) бар; һәм, шәригать буенча бу мөселманнарга Мәүлидне билгеләп үтәргә рөхсәт бирә торган дин галимнәре фикеренә таянырга хокук бирә.
Боларга өстәп, тагын шуны әйтәсе килә: Мәүлид вакытында мөселманнар мәҗлесләр үткәрү һәм салаватлар уку белән генә чикләнергә тиеш түгел. Бөтен мөселман җәмәгатьчелеге Аллаһының иң яраткан Илчесенең бөеклеген һәр кешегә җиткерү өчен көч куярга тиеш. Гәзит-журналларда һәм киңкүләм мәгълүмат чараларында Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам турында кимендә бер язма урнаштырылса, аның хакыйкый бөеклеге турында теләсә кем белә алыр иде. Түгәрәк өстәлләр уздырылып, анда һәркем Аллаһ Илчесе турында сөйли алыр иде. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлламгә багышланган күргәзмәләр оештырылып, Аллаһы Тәгалә: “Галәмнәр өчен рәхмәт”, – дип атаган кешегә багышланган иң яхшы шигарьләр һәм нәшидләр бәйгеләре үткәрелсә иде  (Коръән, “әл-Әнбия” сүрәсе, 107нче аять).
Кем белә, кемдер булса бу юлда ихластан бер сум булса да сарыф итсә яки бу яктан ничектер булышса, бәлки Аллаһның Илчесе шул сәбәпле аның өчен шәфәгать итәр? Аның шәфәгатенә лаек булудан да яхшырак нәрсә бар? Бу бәйрәм мөбарәк булсын. Аллаһы Тәгалә безгә елга бер айны Аның иң яхшы мәхлугына – беренчеләр һәм соңгыларның Патшасы, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламгә багышлар өчен бәяләп бетергесез мөмкинлек бүләк итте. Моңа барлык дин кардәшләребез дә сөенсә иде.

Кичәне уздыру
Инде билгеләп үтелгәнчә, Мәүлиднең аермалы ягы салаватларны күп итеп укудан гыйбарәт, “Мөхәммәд пәйгамбәргә салават әйтү” дигәнне аңлата. Бу салават иң таралганнардан санала: “Әлла´һүммә салли галә´ Мүхәммәд вә галә´ ә´ли Мүхәммәд” (“И Аллаһ! Мөхәммәдкә, аның гаиләсенә һәм кавеменә рәхмәтеңне бир”).
Салаватларның башка төрлеләре дә бар, бу тагын бер тапкыр Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам һәм аның кавеменең мөселманнар каршындагы бөек абруе турында сөйли. Моны Аллаһы Тәгаләнең сүзләре дә раслый, Ул Коръәнне иңдергәндә Үзенең яраткан Рәсүлен искә алуны олылавы турында хәбәр иткән. Бу хакта “Әш-Шәрх” сүрәсенең 4нче аятендә әйтелә, дип язды Русия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Русия Мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин “Ислам: инану, гыйбадәт, әхлак, канун” китабында.

Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас