-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Иман
22 октябрь 2021, 13:45

Тәүбә итәргә ашыгыгыз!

Истигъфар ул – тел белән Аллаһтан гафу итүне сорау һәм йөрәк белән гөнаһ кылмыйм дип сүз бирү.

Тәүбә итәргә ашыгыгыз!
Тәүбә итәргә ашыгыгыз!

Гөнаһ эш эшләдең икән, тизрәк тәүбәгә кил, яхшы гамәл кыл. Кайбер хәдисләрдә ике рәкәгать тәүбә намазы укырга кушыла. Гөнаһ кылдым да, бернәрсә булмады, дип йөрергә кирәкми. Алар өчен, асылда, кыямәт көнендә җавап бирәсе була. Изгелек өчен савап бу дөньяда да, кыямәт көнендә дә биреләчәк. Аллаһы Тәгалә бигрәк тә тәкәббер кешеләрне яратмый. Кыямәт көнендә аларны ул кырмыска кебек кечерәйтеп китерер ди. Гөнаһ кылып үлеп киткән кеше шул рәвешендә терелтеләчәк. Әйтик, аракы эчеп утырганда үлеп киткәнсең икән, исерек кыяфәтендә торгызылачаксың.

Тәүбәләребез кабул булсын өчен өч шарт үтәлергә тиеш: кылган гөнаһ өчен ихластан, чын күңелдән үкенергә кирәк; инде башка шушы гөнаһны кылмау; киләчәктә бу гөнаһлы гамәлгә кире кайтмаска ният кылу.

Ә инде гөнаһ башка берәүгә кагылса, әйтик, аңа зыян китерсә, гөнаһ кылучы зыян күрүче каршында гаебен төзәтү өчен тырышырга тиеш. Ләкин, ни кызганыч, күпләр башкаларга зыян китерәм дип уйлап та карамый, гафу үтенергә дә җыенмый, дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”

Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Яхшылык эшләргә ашыгыгыз, тәүбә кылырга ашыгыгыз, җәннәткә ашыгучылардан булырсыз”, - диде (“Гыймран” сүрәсе, 133нче аять).

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: