Аны төрки телләрне берләштерүче дини мәгариф башлангычы дияргә мөмкин. Чөнки проект берьюлы берничә телдә алып барылачак, ул төрки телләрдә сөйләшүче мөселманнарга һәм Ислам дине белән кызыксынучыларга адресланган. Анда татарча, үзбәкчә, кыргызча һәм казахча дин дәресләре һәм нәсыйхәтләр урнаштырылачак. Telegram, youtube, instagram социаль челтәрләрендә проектның махсус сәхифәләре булдырылып, аларда гакыйдә һәм әхлак буенча видеодәресләр эленгән дә инде.
“Дин дәресләре” мәгариф башлангычының максаты - дини гыйлемне җиткерү белән бергә, Русиядә яшәүче төрки халыкларның телләрен саклауга өлеш кертү, төрки халыкларны бер-берсенең телләре белән таныштыру, аларны үзара якынайту.
Без сезне дин дәресләрен туган телебездә генә түгел, ә аларның башка төрки телләрдәгеләрен дә тыңлап карарга чакырабыз. Ничек уйлыйсыз, мәсәлән, татар кешесе, казах, нугай яисә кумыкча нәсыйхәтне аңлап, аңа күнә алыр идеме?
Дәресләрне түбәндәге адреслар белән табарга мөмкин:
Youtube.com, telegram – “Дин дерслери”, instagram - din.dersleri
Фото: dumrf.ru