+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
9 ноябрь 2021, 11:15

Хезмәт хакын алганда нинди дога укырга?

Хезмәт хакларын һәм тиешлесен алганда укыла торган доганы беләсезме?

Хезмәт хакын алганда нинди дога укырга?
Хезмәт хакын алганда нинди дога укырга?

Хезмәт хакының бәрәкәтле, илебезнең имин булуы өчен акчаны кулга алганчы дога кылу изге эшләрдән санала.

“Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә әәлиһии әҗмәгыйин. Әллааһүмәрзүкънәә ризкан хәләәлән таййибә. Вәстәҗиб дүгаа-әнәә йәә раббәл-гааләмиин. Әллааһүммә иннәә нәгуузү бикә минәл-фәкъри вәд-дәйни, раббәнәә әәтинәә фид-дүньйәә хәсәнәтәүв-вә фил-әәхыйрати хәсәнәтәүв-вә кыйнәә газәәбән-нәәр”, - дип дога кылына.

Үз телебездә шулай дип тә дога кылырга мөмкин: “Аллаһым! Исәнлек эчендә тагын бер ай уздырдык. Шөкерләр булсын. Безләргә пакь һәм хәләл ризыклар бир. Хезмәт хакларыбызны яхшы һәм хәерле җирләргә сарыф итүне насыйп ит. Акчабыз белән безне начар юлларга бастырма. Ибраһим пәйгамбәргә биргән бәрәкәт кебек безгә дә бир, йа Рабби! Илебезне һәм милләтебезне һәрвакыт яхшы эшләргә юнәлт, туган телебезне һәм Ислам динен сакла, Догаларыбызны кабул кыл, Аллаһым!”

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: