+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
16 ноябрь 2021, 10:25

Яңа туган баланың чәчен кайчан кисәргә?

Бала тугач 7нче көнгә чәчен алу сөннәт гамәл булып тора. Шулай ук Расүлебез шушы чәч авырлыгындагы көмеш һәм алтынны сәдака итеп мохтаҗларга таратырга кушкан.

Яңа туган баланың чәчен кайчан кисәргә?
Яңа туган баланың чәчен кайчан кисәргә?
Билгеле булганча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм оныгы Хөсәен дөньяга килгәч, кызы Фатыйма радыяллаһу ганһәгә баласынының чәчен алырга һәм алтын белән көмештән сәдака таратырга әйткән.

Тагын бер кызыклы фактка игътибар итик: яңа туган баланың чәчен 7нче көнне алу һәм сәдака тарату баланың акыллы һәм зирәк булуына илтә.

Бер кызыклы вакыйганы тәкъдим итәбез. Әлеге хәл Германиядә булган.

Мөселман гаиләсендә бала туа һәм алар, сөннәт буенча эш итеп, аның чәчен 7нче көнгә алалар һәм сәдака тараталар. Берничә көннән соң баланы күрсәтер өчен табибка килгәч, ул, гаҗәпсенеп: «Баланың чәчен сез алдыгызмы, яки ул шундый булып тудымы?», – дип сорый.

Әни кеше: «Без алдык», – дип җавап бирә. Шунда табиб гаҗәпләнүенең сәбәбен аңлата: «50 көн элек безнең галимнәр бала туганнан соң 40 көн дәвамындагы вакытта аның чәчен алсаң, бу баланың күзләре яхшы күрәчәк, чәчләре нык булачак һәм акыллы булачак һәм моның тагын бик күп файдалары бар, дип нәтиҗә чыгарды. Бу гамәл 7нче көнне башкарылса, әлеге сыйфатлар тагы да яхшырак булачак. Шуның өчен мин гаҗәпкә калдым, чөнки бу ачыш 50 көн элек кенә ясалды. Сез бу хакта каян белдегез?» – дип сорый.

Баланың әнисе: «Без моны Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән белдек», – дип җавап бирә. Табиб, аңлап бетермичә, Расүлебезне исән кеше дип уйлап: «Ничек тиз килеп җиткән мәгълүмат сезнең пәйгамбәрегезгә», – ди.

Моңа җавап итеп, әни кеше: «Ул 1400 ел элек яшәде һәм күптән фани дөньядан китте», – дип әйтә. Табиб бик нык гаҗәп кала, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: