+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
18 ноябрь 2021, 12:35

Нәрсә ул канәгать булу?

Ислам дине Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән ризыкка, саулык-сәламәтлеккә, байлыкка, эш урынына канәгать булырга өнди.

Нәрсә ул канәгать булу?
Нәрсә ул канәгать булу?
Нәрсә ул канәгать булу? Мөхәммәд ибн Гали әт-Тирмизи бу төшенчәгә шундый аңлатма бирә: “Канәгать булу – ул Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән ризыкка күңелнең риза булуы”.

Шушы билгеләмәдән чыгып, канәгать булу Аллаһ Тәгаләнең тәкъдире белән ризалашудан гыйбарәт. Әгәр дә кешенең күңелендә Аллаһ Тәгалә биргән нигъмәтләргә канәгатьлек хисе булса, ул, нинди тормышта яшәвенә карамастан, үзен иң бәхетле кеше итеп санаячак. Әгәр дә инде бу хис аның күңелендә булмаса, нинди рәхәт тормышта яшәвенә карамастан, ул үзен бәхетсез тоячак, дип яза “Ислам нуры”.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) аның зур нигъмәт булуы турында шулай ди: “Канәгать булыгыз, чөнки ул - юкка чыкмый торган байлык”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: